Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чиләбедә көтәләр

Беренче керәшен священнигы, Казан татар-керәшен мәктәбе җитәкчесе Василий Тимофеевның тууына 180 ел уңаеннан, Татарстанда юбилей чаралар бара. Аларның иң зурлары - Кремльдә нагайбаклар сәнгате күргәзмәсе ачылу, Свияжск утравында "Бәрмәнчек бакчасы" православ фестивале - республикада 9-10 сентябрьләрдә узды. Киләсе зур чара Чиләбе өлкәсендә булачак.

24 - 26 нчы сентябрь көннәрендә, юбилей елы кысаларында, Чиләбе шәһәренең туган якны өйрәнү дәүләт музеенда нагайбакларга казак сословиесы бирелүгә 280 ел тулуны искә алып, "Нагайбакларның тарихы һәм мәдәнияте" дип исемләнгән бөтенроссия фәнни конференция уздырыла. Чараның программасы өч көнгә каралган. Чиләбедән кала, конференциядә катнашучылар Нагайбак районының Кассель авылында һәм Троицкий шәһәрендә булып, анда әзерләнгән фәнни һәм мәдәни чараларда катнашачак.

Конференциягә Татарстаннан авторитетлы делегация бара. Делегация составында Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәгенең фәнни хезмәткәрләре, керәшен җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм журналистлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев