Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чибәрләрдән Яңа ел сәламе

Күптән түгел "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында күрсәтелүче "Җырлыйк әле" тапшыруында Яңа ел чыгарылышлары төшерелде. Съемкаларда танылган җырчы, асыл егетебез Вадим Захаров белән "Кряшен Чибяре" - 2016 титулы иясе Татьяна Ефремова катнашкан.

"Җырлыйк әле" караоке-шоуы милли телевидение тарихында иң уңышлы һәм популяр проектларның берсе санала. Яңа ел тапшыруының кунаклары булып Татарстан Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре һәм җырчылар Вадим Захаров, Рәфинә Камалова, Эльвира Галимардановалар килгән. Алар тәкъдим ителгән җырларны уйлап табып, үзләренә балл җыйганнар.

Җырчылар белән берлектә, караоке ярдәмендә, Казан милли диаспоралары вәкилләре яраткан композицияләрен дә башкарганнар. Катнашучыларга тапшыруның авторы, музыкант Нәҗип Бәдретдинов баянда уйнаган. Тапшыруда, шулай ук, "Кряшен Чибяре", "Татар кызы", "Красна девица" һәм башка матурлык конкурсы җинүчеләре дә катнашкан. Алар тамашачыны Яңа ел белән котлап, үзләренең милли җыруларын да башкарганнар.

Җиңүченең кем икәнен тапшыруны 31 декабрьдә "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалыннан карап белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев