Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чибәрләрдән чибәр кем чибәр?

"Кряшен чибяре" конкурсы үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте. Катнашучылар саны башка елларга караганда азрак, ә кызларның әзерлеге югары дәрәҗәдә иде. Моңа конкурска әзерлекнең иртә башлануы да сәбәп булгандыр. Заявкалар бер ай алдан җыелып бетеп, конкурсантлар Казанда махсус әзерлек уздылар. Соңга калучылардан үпкә сүзләре дә булмады түгел. Конкурсантлар белән художниклар,фотографлар,...

"Кряшен чибяре" конкурсы үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Катнашучылар саны башка елларга караганда азрак, ә кызларның әзерлеге югары дәрәҗәдә иде. Моңа конкурска әзерлекнең иртә башлануы да сәбәп булгандыр. Заявкалар бер ай алдан җыелып бетеп, конкурсантлар Казанда махсус әзерлек уздылар. Соңга калучылардан үпкә сүзләре дә булмады түгел. Конкурсантлар белән художниклар,фотографлар, режиссерлар, дизайнерлар, визажистлар эшләде. Кызларның сәхнәдә үзләрен иркен, оста тотуларына, матур атлауларына бар тамашачы да игътибар иткәндер. Ә инде аларның керәшен стилендә заманча тегелгән костюмнардан ясаган "де-фи-ле"сы барчасын таң калдырды. Кызларның һәркайсы, үзе белән таныштырганда, җырга-биюгә осталыгын күрсәтте. Кунаклар өчен корылган, жирәбә белән бүленеп, керәшен бәйрәмнәренә аталган өстәлләре дә сыйлардан сыгылып торды.

Кемнәр соң алар,быелгы керәшен чибәрләре?

"Иң оста биюче" Алена Кудряшова - Чаллы кызы, В.Поташов исемендәге техник колледжта юрист булып эшли. Шул ук вакытта, Алена үзен "Айбагыр" лагеренда вожатый буларак та танытты инде. Бөтенесен бергә җыеп әйткәндә, чибәр дә, акыллы да, лидер да. Чаллы керәшен яшьләре оешмасының җитәкчесе. Шуңа күрәдер, быел конкурста Чаллыдан үзе бер команда - өч кыз катнашты.

"Тамашачы мәхәббәтен яулаучы" Алиса Анисимова да Чаллыдан. Ул Казан Федераль университетының Чаллы бүлегендә, социология факультетында укый.

"Традицияләрне яхшы белүче" Ирина Иреева Кайбыч районыннан килгән. Ирина әле мәктәпне бетергән генә, югары уку йортына керергә әзерләнә. Ул үзен Питрау йолаларын, әйтемнәрен яхшы белүче буларак күрсәтте.

"Иң яхшы костюм иясе" Олеся Спиридонова - Мамадыш кызы. Ул бу конкурста инде икенче тапкыр катнаша.

"Иң сөйкемле кыз" Алена Петухова - Балык Бистәсеннән килгән. Алена - телеңне йотарлык аш-су остасы. "Биләр" рестораннарының берсендә повар булып эшли.

"Керәшен җыруларын иң оста башкаручы" Алина Маслова - Тукай районы Борды авылы кызы. Алина Чаллы автомеханика техникумы студенткасы.

Биш сәгатькә якын барган бәйгедә өченче урынны Чаллы кызы Алина А хметшина-Майорова яулады. Алабуга культура училищесы студенткасы Алина Ахметшинаны Чаллыда белмәгән кеше сирәк. Ник дигәндә, Алина, тәпи йөри башлаганнан бирле, әнисе Марина Майорова белән бергә сәхнәдә, керәшен бәйрәмнәренең кечкенә йолдызчыгы булды.

15 яше яңа тулган, иң яшь конкурсантка Лиана Антонова турында да аерым әйтү кирәк. Лиана - "Туым җондозы" конкурсы җиңүчесе, Ләке авылы "Игәнә" фольклор ансамбленең яшь солисты да. Осталыгы, матур тавышы белән тамашачыны сокландырган кызны жюри икенче урынга чыгарды.

Иң чибәр, иң уңган, иң зәвыклы, "Кряшен чибяре" титулына лаеклы дип жюри Казан кызы Алина Давыдованы атады. Алинаны күбебез телеэкраннардан күреп, яшь башкаручы буларак беләбез (Алинә Даутова белән бутамаска!).

Җиңүчеләрне Республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Традиция буенча, беренче чибәр 50, икенчесе 25, өченчесе 10 мең сум акча белән бүләкләнде.
Номинацияләрдә җиңүчеләргә конкурсның оештыручыларыннан берсе булган "Ак Барс-арт" студиясе косметика алу өчен сертификатлар бүләк итте. Бүләкләрнең әле иң сенсациялесе алда булган икән - жюри члены, "Мисс Татарстан" конкурсы президенты Изольда Сахарова беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулаган Алиналар һәм Лиананың 2015 елда узачак "Мисс Татарстан" матурлык конкурсының финалына катнашу хокукына ия булулары турында хәбәр итте.

Конкурс азагында көрәш батырына бүләк тапшыру церемониясендә катнашырга җыенучы "Кряшен чибяре" Алина Давыдовадан үз фикерләре белән бүлешүен сорадык.

- Минем өчен бу көтелмәгән булды, чөнки кызларның барысы да җиңүгә лаек иде. Хәзер минем өстемдә зур җаваплылык, дип саныйм, чөнки бу статус минем алга зур бурычлар куя. Беренче чиратта, халкым алдында мин бу бурычны акларга, керәшеннәр йөзенә кызыллык китермәскә тиеш. Бу исемне миңа биргәннәр икән - халкым миннән нәрсәдер көтәргә хаклы. Димәк, яшь җырчы буларак, халкым җыруларын күбрәк өйрәнеп, популярлаштырып, зур сәхнәгә чыгарырга тиешмен һәм шушы эшкә керешермен, дип уйлыйм.

Минем инде үземне күптән фотомодель буларак сынап карыйсым килә иде. "Мисс Татарстан" конкурсы финалына чакыру алу - минем өчен күктән төшкән бүләк! Ходай теләгемне ишетте, сәгате сукты, мин бик тә бәхетле!

Конкурсны оештыручыларга, спонсорларга, бигрәк тә миңа булышу өчен әтиемнең туган авылы Иске Тәрбиттән килгән "Сәүдияр" фольклор коллективына чиксез рәхмәтлемен!

Алина Давыдова гына түгел, башка чибәрләребез дә халкыбыз тормышына, үсешенә үзләренең өлешләрен кертерләр, дип өметләник. Аларның бу конкурста катнашулары моның беренче адымы.

Людмила БЕЛОУСОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев