Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чибәрләр конкурсы башланды!

2 июль көнне Казан Халыклар Дуслыгы йортында "Керәшен чибәре - 2016" конкурсының сайлап алу һәм әзерлек туры узды.

Конкурста катнашырга Татарстанның Казан шәһәреннән, Кайбыч, Балык Бистәсе, Питрәч, Яшел Үзән, Сарман, Менделеевск, Мамадыш районнарыннан һәм Башкортстанның Бакалы районыннан барлыгы 10 кыз теләк белдерде.

Көне буе кызлар керәшен фольклоры, биюләре, тарихына кагылышлы мастер-классларда үзләренең белемнәрен арттырдылар, көндәшләре белән якынннанрак таныштылар һәм дуслаштылар.

Керәшеннәр арасыннан чыккан Геройлар турында конкурсанткаларга республика керәшен оешмасының исполком җитәкчесе, "Туганайлар" газетасының баш редакторы Людмила Белоусова сөйләде. Вокал һәм халык җырлары буенча мастер-классны "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбленең художество җитәкчесе Эльмира Кашапова белән ансамбльнең хормейстеры Эльвира Камалова алып барды. Керәшен биюләре буенча мастер-классны "Бәрмәнчек" ансамбле солисты Руслан Насыйров үткәрде. Шулай ук, кызларны сәхнәдә үзләрен матур итеп тоту серләренә дә өйрәттеләр. Соңыннан үзләренең керәшен күлмәкләрен киеп, барысына да фотосессия ясалды.

Исегезгә төшерәбез, конкурсның йомгаклау туры 16 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында узучы "Питрау" керәшен культурасы фестивалендә узачак.

Әзерлек турыннан фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев