Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Черкас авылында Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл куелачак

Стендны әзерләү һәм урнаштыруга финанслау киләсе елның көзенә планлаштырыла

Алабуга районының Черкас авылында Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл куячаклар. Бу турыда "Алабуга нуры" газетасы хәбәр итә.

Алабугада халыкны шәхси мәсьәләләр буенча чираттагы кабул итү барышында район башлыгы Рөстәм Нуриевка Черкас авылында туып-үскән Аркадий Грачев сугыш чоры балаларына, сугышта һәлак булган катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә стенд урнаштыруда матди ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Ул район башлыгына үзе әзерләгән исемлекне һәм һәйкәлнең эскизын да күрсәткән.

Рөстәм Нуриев сүзләренчә, стендны әзерләү һәм урнаштыруга финанслау киләсе елның көзенә планлаштырыла. Һәйкәлгә җир бүлеп бирү эшләре хәзер үк башланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев