Чаллыда Питрау бәйрәме 25 нче тапкыр узды!
Питрау бәйрәмнәре чоры быел озакка сузылды. Электән престол бәйрәме Питрау булган авылларда ул, үзгәртелмичә, 12 июль көнне узды. Ә бәйрәм чарасы, фестиваль рәвешендәгеләрендә, ял көннәренә яраклаштырып, төрле числоларда оештырылды. Иң соңгысы - 23 июльдә Чаллы шәһәрендә булды.
Беренче тапкыр Питрау үткәрелүгә 25 ел - ягъни юбилей икәнен күз алдында тотып, Чаллы керәшен җәмгыяте Питрауны быел зур колач белән оештырды. Ул Яр буе паркы мәйданында узды. Кич буена Чаллының үзәк мәйданында керәшен җырлары яңгырады, кызыклы уеннар, бәйгеләр, уеннар барды. Халкыбызның яраткан җырчылары Лена Бичарина, Галина Казанцева, Владимир Васильев, Алина Прокопьева, керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле, "Моңлы Чаллы" җыр театры, дистәләгән шәһәр- районнардан килгән фольклор ансамбле җыручылары, яшь башкаручылар иң шәп җыруларын бүләк итеп, халыкны сөендерде
Бәйрәм турындагы язманы "Туганайлар"ның киләсе саныннан укырсыз. Игътибарыгызга - Чаллы Питрауыннан фоторепортаж.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев