Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйрәм туганнарны җыйды

Тырлау аланында Питрау быел 15 нче тапкыр узды. Бәйрәмгә зур кунаклар - Республиканың Премьер-министры Ильдар Халиков, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм башкалар килде. Питрау кунаклары турында әйткәндә, Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районы Кассель, Чибәркүл районы Папау авылыннан, Оренбург өлкәсе Абдуллино, Орск шәһәрләреннән, Башкортстан Республикасы...

 

Тырлау аланында Питрау быел 15 нче тапкыр узды. Бәйрәмгә зур кунаклар - Республиканың Премьер-министры Ильдар Халиков, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм башкалар килде.

Питрау кунаклары турында әйткәндә, Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районы Кассель, Чибәркүл районы Папау авылыннан, Оренбург өлкәсе Абдуллино, Орск шәһәрләреннән, Башкортстан Республикасы Бакалы районыннан һәм башка төбәкләрдән килгән карендәшләребез турында да әйтеп китми булмый. Нагайбәк, Чибәркүл керәшеннәре, йортлар корып, үзләрен "Керәшен авылы" мәйданында күрсәттеләр.

Бәйрәмнең бизәге быел яшь керәшен җырчыларыннан торды. Вадим Захаров, Людмила Янеева, Римма Никитина, Алина Прокофьева, Александр Игнатьев чыгышлары "Бермәнчек" ансамбленең җыр-биюләре белән үрелеп барды.

Мәйданда таңга кадәр көрәш, уеннар дәвам итте. Лазер-шоу вакытында бәйрәмнең оештыручылары - Мамадыш районының гербы, Республика керәшен оешмасының эмблемасы һәм Питрау бәйрәме символы күрсәтелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев