Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бондюг керәшеннәре атамасы нәрсә белән бәйле?

Февраль ае Җырчы Җәкәү йортында – Менделеевск керәшеннәре айлыгы дип игълан ителде

Керәшен карендәшләребез Менделеевск районының 8 авылында гомер итәләр. Болар Иске Гришкин (Бигәш), Яңа Гришкин, Тылай, Сәйтәк, Монай, Ашпайка, Бөрешле һәм Максимково (Әндре авылы) авыллары.

Менделеевсктагы карендәшләребезне Бондюг керәшеннәре дип тә атыйлар. Бу як керәшеннәрнең күбесе элек-электән Кокшан, Бондюг – химия һәм Ижау металлургия заводларында эшлиләр. Шулай да, авыл белән элемтәләрен югалтмыйлар. Аларда борынгы йолаларга, милли кием-салымга һәм бизәнү әйберләренә аеруча сакчыл караш күзәтелә.

Бондюг керәшенәренең мәдәни үзәге булып Иске Гришкин авылы тора. Иске Гришкин авыл мәдәният йорты базасында 2019 елда Республикада беренче булып ачылган җирле керәшен мәдәни үзәге эшләп килә. Шулай ук, Иске Гришкин авылында 80 еллык тарихы булган, республикабызның иң өлкән коллективларының берсе “Бигәш” керәшен халык фольклор ансамбле эшли.

Менделеевск районыннан чыккан данлыклы шәхесләр:

Егор Уткин (1932-1977) – шагыйрь, Бөрешле авылыннан;

Виктор Соловьев (1949 -2015) – Менделеевск районының Туган як тарихын өйрәнү музеена нигез салучы;

Лиана Алексеева (Миронова) – керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле солисты, Иске Гришкин авылыннан;

Хәзерге вакытта Менделеевск районында 7 керәшен фольклор ансамбле иҗат итә. Болар:

  • “Бигәш” керәшен халык фольклор ансамбле (Иске Гришкин авылы);
  • “Бигәшкәй” үрнәк керәшен балалар фольклор ансамбле (Иске Гришкин авылы);
  • “Туганайлар” керәшен халык фольклор җыр һәм бию ансамбле (Менделеевск шәһәре);
  • "Миләшкәем" керәшен ансамбле (Монай авылы);
  • "Ак чишмә" керәшен фольклор ансамбле (Бөрешле авылы);
  • “Карендәшләр” керәшен җыр һәм бию ансамбле (Сәйтәк авылы);

Айлык дәвамында Менделеевск керәшеннәренең билгеле шәхесләре, фольклор коллективлары белән якыннан таныштырып барырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев