Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген Россиядә траур көне

25 декабрь иртәсе илебезгә коточкыч хәбәр алып килде. Оборона министрлыгының ТУ-154 очкычы авиаһәлакәткә очрап, 92 кеше һәлак булды. Бүген, 26 декабрь - Россиядә траур көне. Россия Президенты Указы белән бүген илдә дәүләт байраклары төшерелә, мәдәният учреждениеләрендә тамашалар һәм телерадиоканалларда күңел ачу тапшырулары, рекламалар күрсәтелми.

Мәскәүдән Сириягә юл алган, Сочи аэропортында ягулыгын тулыландыргач яңадан күккә күтәрелгән ТУ-154 очкычы 20 минуттан соң Кара диңгезгә егылып төшә. Аның бортында хәрбиләр, А.В.Александров исемендәге ансамбль музыкантлары, безнең коллегаларыбыз - өч федераль канал: Беренче канал, НТВ һәм "Звезда" журналистлары, шулай ук күбрәк доктор Лиза исеме белән таныш җәмәгать эшлеклесе Елизавета Глинка да була. Очкыч Сириянең Хмеймим авиабазасына килеп, артистлар Россия хәрбиләрен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәргә тиеш булган.

Рейс пассажирлары арасында безнең ике якташыбыз тенор Владислав Голиков белән балеина Ралина Гыйльманова да булган. Ралинага 22 яшь, Казан хореография училищесын тәмамлаган, соңгы вакытта Мәскәүдә яшәгән һәм Александров исемендәге ансамбльдә чыгыш ясаган. Сириягә ул сөйгәне, шулай ук танылган коллектив катнашучысы булган Михаил белән юнәлә. Яшьләр әлеге ансамбльдә 2014 елда таныша да. 12 ай очрашып йөргәннән соң Михаил Ралинага тәкъдим ясый, тиздән алар өйләнешергә тиеш булган.

Россия Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, ТУ-154 очкычы калдыклары Сочи янында ярдан 1,5 чакрым ераклыкта 50-70 метр тирәнлектә ачыкланган. Соңгы мәгълүматлар буенча, 11 кешенең гәүдәсе табылган.

Дәүләт башлыгы һәлакәтнең сәбәпләре җентекләп тикшереләчәген белдерде. Һәлак булучыларның гаиләләренә, туганнарына ярдәм күрсәтеләчәк. Россия Тикшерү комитеты Россия Җинаять кодексының 351 нче маддәсе буенча ("Кеше үлеменә яки башка авыр нәтиҗәләргә китергән очыш һәм аңа әзерлек кагыйдәләрен бозу") җинаять эше ачты. Тикшерү барышында теракт төп версия буларак каралмый. Тикшерүчеләр фикеренчә, очкычның техник торышы яки идарә итүдәге хата бу фаҗигага сәбәпче булырга мөмкин.

Бүген иртән һәлакәттә гомерләре өзелгән кешеләрнең мәетләре салынган беренче очкыч Мәскәүгә төшеп утырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев