Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер күрешү – үзе бер гомер

Авыллар бетә, эш булмагач яшьләр шәһәргә китә, дип чаң кагабыз. Сентябрь ае якынлашкан саен, төрле районнардан мәктәпләр ябылу турында үзәкөзгеч хәбәрләр дә ишетелә башлады.

Мамадыш районының иң гүзәл почмагына урнашкан Комазан Башы авылы да инде нык кына картайды. Мәктәбе ябылганга да күп еллар... Шулай да авыл җәйге каникулда шәһәрдән кайткан онык-оныкчыклар белән тула. Чыннан да, җәен аеруча рәхәт монда - авылны һәрьяклап бай урманнар колачлый, болынлыкларда җиләк-җимеш, гөмбә ишелеп үсә, ерак түгел балыклы бөя ялтырап ята. Җаның ни тели, барысы бар!

Табигате генә түгел, кешеләре дә бик кунакчыл, яхшы күңелле. Күрше Дүсмәт авылында торсам да, Комазан башы халкының шулкадәр дус-тату һәм авыл җанлы булулары, аларга карата булган хөрмәтемне көннән-көн арттыра. "Без барыбыз да бер зур гаилә балалары кебек", - ди алар. Ямьле җәйнең урталарында еракларга очкан кош балалары җыелышып туган-үскән ояларына - нигезләренә кайталар. Һәр елны июль аеның соңгы ял көннәрендә Комазан Башында авыл көне уза. Быел ул җиденче тапкыр үткәрелде. Суббота көнне көндез кайткан кунаклар зиратка төште. Язын өмә ясаган булсалар да, җәй буе үскән үләннәрне чабып, ауган карт агачларны кисеп, каберләр өсләрен чистартканнар. Коймалары да яңа булган, ялт иткән зират әллә каян күренеп, күңел куандырып тора.

Кичен барысы да гармуннарын, күчтәнәчләрен алып авыл мәдәният йортына җыела. Бу кичәне шушы авылдан читкә чыгып китеп яшәүчеләр оештыра. Бер якта зур өстәл ясап, авылдашлар кара-каршы җырлашып, берсен-берсе алып кайткан күчтәнәчләре белән сыйлыйлар. Төп бәйрәм клубта уза.

Төрледән-төрле, кызыклы уеннар, "Түгәрәкле", "Чүпләмле" уйныйлар, мәзәкләр сөйләшеп көлешәләр, яшь чактагы бию көйләренә сыздырып биеп күңел ачалар. Сәхнәгә менеп авыл көен, яраткан җыруларын сузалар. Яшьләрнең исә, үзләренең түгәрәге - урамда современный музыка астында күңел ача. Таң атканчы дәвам итә уеннар. Быел төнге сәгать бердән соң авыл уртасында шашлык, уха пешергәннәр.

Менә шулай ипләп кенә, үзебезчә, гади итеп бәйрәм итә Комазан Башы халкы. Әллә кайдан зур артистлар да, тамадалар да чакырмыйлар. Бер чит кешенең акчага тамаша күрсәткәнен дә көтмиләр. Бүләкләрен дә, сый-хөрмәтен дә үзләре белән алып кайталар. Башка бәйрәмнәрдә дә, олы эшләр башкарганда да шулай күмәк, тату алар. Сабый чакта беренче адымнарын ясаган, әти-әниләренең гомер иткән нигезләре булган сүнә баручы туган авылларына шулай бер җан өреп алу, күңелле күренеш. Боларны башкаларга да үрнәк итеп куярлык. Бер тиенгә тормаган замана артыннан куып йөргәндә, шулай бер җыелышып, очрашып, хәл-әхвәл сорашып, бергә уйнап үскән яшьтәшләр белән ял итеп алу, минемчә, иң кирәк нәрсә. Бер күрешү - үзе бер гомер, диләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Бер күрешү – үзе бер гомер

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев