Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бер көн булса да гаиләдә яшәсен...”

Тәрбиягә бала алып, язмыш ялгышлыгы аркасында ятим калган сабый җанны өйләренә генә дә түгел, күңелләренә дә кертә алган олы йөрәклеләр турында төрле фикер яши

Араларында бер мичкә балга бер кашык дегет салгандайлары да бар. Бу күп вакыт андый гаиләләрнең тормышын тыштан карап кына, ашыгып чыгарылган нәтиҗәләр. Ә инде андый гаиләләрнең күңел кылларын чиртеп карасаң, сагышлы да, шул ук вакытта дәртле дә ихлас көй чыга.

Алла биргән Артем
Тәкъдир сәгате сугып, вакыты җиткәч, никахы күктә укылгач, кызлар кияүгә чыга. Барысы да бәхетле булып, балалар үстерергә дигән зур теләк-өмет белән, ак күлмәк, алтын балдак кия. Ә менә Тольятти шәһәрендә яшәүче Лена яшьлеге таңында ук катлаулы операцияләр кичергән һәм табиблар аңа ана була алмаячаксың дигән кара мөһерне сугып өлгергән була инде. Ләкин сөйгәненең мәхәббәте көчле була, Николае Ленаны бик тә бәхетле итәсе килә. Гаилә тормышы башлана.

Ләкин никадәр генә көтсәләр, өмет итсәләр дә, табиблар хаклы булып чыга. Еллар уза тора, өйдә сабый авазы гына ишетелми. Бала арбасы тартып йөргән бәхетле яшь әниләр артыннан күз яшьләрен сөртеп шактый барганнан соң, гаилә язмышлары белән ризалашып, тәрбиягә ятим бала алып үстерергә карар кыла алар. Татарстанда Болгар каласында яшәүче бер христиан дин әһеле белән танышып китәләр. Һәм ул ятим сабыйны бәхетле итүнең бик зур савап икәнен аңлата. “Бер малай алсагыз, Аллаһны да, үзегезне дә сөендерер идегез!” – ди. Бу тәкъдим-киңәш бик вакытлы була. Чөнки тәрбиягә бала алган әти-әни мәктәбен узганда төрле күңел каршылыкларын җиңә алмый йөргән чаклары ешая. "Әйбәт әти-әни була алырбызмы?" – дип тә борчылалар. Нинди сабый булыр, дип тә кайгыралар.

Шулай юллар чатында аптырап басып торганда кайчандыр Лена үзе йөргән балалар бакчасы мөдире: “Бер бала хастаханәдә ята. Әтисе юк, әнисе дөрес яшәми: улын шешәгә, рәхәт тормышка алмаштырган. Сез аның янына барып, күчтәнәләр илтеп килегез әле”, – дип үтенә. Бармыйлармыни инде. Баралар билгеле! Күптән көтелгән бәхет бит бу! Әни буласы килү теләге көннән-көн көчәйгән заманда Артем дигән фәрештә кебек малай белән шулай таныша алар. Зур зәңгәр күзләре белән дөньяга гаҗәпләнеп карап торган бу малайны бер күрүдә яраталар. Икесе дә. Ул шундый сөкемле матур була, сөеп туймаслык. Сүзне дә тыңлый, яңа әти-әниләрен дә бик ярата. Тик биш яшенә кадәр бернинди тәрбия дә, өйрәтү дә күрмәгән. Шуңа төсләрне дә танымый, яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен дә белми.

Урманда үскән Маугли шикелле була. Аны бик озак өйрәтергә туры килә Ленага. Тик ул зарланмый. Үзе сайлаган, Аллаһтан елап-елап дога укып, үзе сорап алган язмыш бит! Малай үзе дә тырыш, тәртипле дә булгач, яшьтәшләре белән бергә 1нче сыйныфка укырга керә һәм көннән-көн укуда уңышларга ирешеп, әти-әниләрен сөендерә. Бүген инде Артем исемле үсмергә 13 яшь. Җиңел чоры түгел. “Мин кем? Биологик әти-әниемнәр кемнәр? Нигә миңа мондый язмыш?” – дигән сорауларга җавап эзләп, башын ваткан мәле. Ләкин әйткәнемчә, Янковскийлар зарланмый. Бала үстерүнең киноларда гына матур икәнен төшенделәр бит инде. Ләкин ләззәте дә аз түгеллеген дә беләләр.
 
Константин Николаевич
Көннәрдән бер көнне сөйләшеп-серләшеп утырганда күз алдында үсеп килә торган улының күзенә карап Лена сорап куя:

– Анда сиңа хастаханәдә начар булдымы? – ди
 – Әйе, – ди улы. – Бик начар булды, әнием. Анда башка әнисезләргә дә бик кыен. Анда безне кыерсыттылар, рәхәт күрмәдек, – ди. Сабый теле белән хаклык сөйли, диләр.

– Әйдә алайса тагын бер баланы үзебезгә алып кайтыйк! – ди Лена күңелендә йөрткән хыялын улы белән уртаклашып.
– Әйдә, әнием! – дип сөенеченнән кычкырып җибәрә малай. Ул инде чыгып йөгерергә дә әзер бугай. Ләкин сабый бит песи баласы түгел, аны дәүләт учреждениесеннән баланы да, ананы да энә күзеннән үткәргәнннән соң гына бирәләр. Бер малай әнисе булып, аның белән уртак тел табып, аны җил-яңгыр тидерми үстерүче Ленаның тагын бер бала багасы килә. Монысының үскәнен: беренче тешен, тәпи китүен күрәсе килгәнгә, бу юлы күкрәк баласын сайлыйлар.

Уллыкка алу үзәгенә шундый үтенеч белән баргач, биш нарасыйның гаилә көтүе билгеле була. Барысы да авыру, хәер, таза-сау бала ата-ананың үзенә дә кирәк шул инде. Ташландыклар күп вакыт табигать тарафыннан кыерсытылган булып, авыру туа. Сабыйлар йртына килгәч бер хезмәткәр: “Бездә менә Константаин Николаевич та бар әле...” – ди. Ленаның ире Николай исемле бит. Бәлки, бу язмыш бүләгедер дип нарасыйны шулай өлкәннәрчә атауларына аптырап, Лена ул яткан палата керә.

Бүгенгедәй хәтерли. Мәңге онытасы юк.
 Зур ак котсыз салкын бүлмәдә бала бишегендә бер кечкенә генә нарасый ята. Сентябрь ае була ул. Әле җылы бирелмәгән. Куллары-аяклары җеп кебек нечкә, зәңгәрсу. Башына йон башлык, аягына оекбашлар кидергәннәр. Еламый да, суламый да бугай... Тик ярты битен тутырган күзләрендә моңсулык белән бергә нидидер өмет чаткылары да бар кебек тоела Еленага.

– Ул яши торган бала түгел, гомерсез туган, йөрәге начар эшли, – ди аны монда алып кергән шәфкать туташы.
 Ә Лена башкача уйлый. “Ничек инде яшәмәсен? Гомерне Ходай Тәгалә билгели, аңардан узып беркем дә хәл ита алмый”, – ди һәм рөхсәт сорап Константаин Николаевичны кулына ала. Шул чакта Лена җанында могҗиза була. Аның бөтен күзәнәкләре ана булу назы белән тула. Ире генә сабыйны күргәч тә, күз яшьләренә буылып палатадан чыгып йөгерә дә, отказ яза. “Син аның үлемен күтәрә алмаячаксың, шунда кулыңда үлсә...” – дип аңлата ул үзенең бу адымын бик тә Ленасын яраткан һәм аны югалтасы килмәгән ир.

 – Әгәр дә син риза булмасаң, мин аны үзем генә алып кайтам. Кирәк булса, аерылышабыз да, – ди ныклы карарга килгән Елена. – Алай-болай үлсә, анысы инде аның Ходай эше берни дә итәр хәл юк...Тик сабый бер генә көн булса да, гаиләдә яшәп, ана назын татып калсын
“Юлда үлә ул сезнең....” – дип тә куркытуларына карамастан, Константин Николаевичны өйгә алып кайталар.
Озак көтелгән шешә, имезлек, бала чүпрәкле бик мәшәкатьле тормыш башлана. Көннәр төнгә ялгана. Костя бик нык авыру була, аның йөрәгенең 3тән 2 өлеше генә эшли. Шуңа сырхау нәни йөрәккә авырлык китермәс өчен, аны хәтта кулга күтәргәндә вертикаль тотарга да ярамый. Бары тик кулда яткырып кына йөртергә кирәк. Лена шулай эшли, алты ай төннәр буе кулында күтәреп йөри. Ләкин хастаханәдә стериль шарталарда гына көчкә җан асраган сабый организмы аннан чыккач та төрле вируслар йоктырып авырый башлый, үпкәсе шешә. Лена сабые белән реанимациягә эләгә. Ләкин: “Алла ташламас!” – дип бар көчен аны терелтүгә куя гаилә, өметен өзми. Аннары ай саен ятарга туры килә аларга хастаханә реанимациясендә. Барган саен табилардан эләгә: “Нигә алдыгыз? ник кирәк булды?” – дип битәрлиләр. Ана йөрәгендәге сабырлыкка түземлелеккә баш иярлек.
 
Могҗиза дисәң дә ...могҗиза!
 Шулай Константин Николаевичны тотып хастаханәдән өйгә, өйдән хастаханәгә йөргәндә, Лена үзендә гаҗәеп үзгәрешләр сизә башлый. Төрле исләр борынын кытыклый. “Әллә?!” – дигән өмет туа хатын күңелендә. Ләкин 12 ел буе булмаганны каян килсен ди. Шулай да тикшереп карарга була. Һәм тест кычкырып торган ике сызык күрсәтә.

Минем улларым бар бит инде нигә кирәк дип борчыла башта Лена. Аннары Костяны хастаханәгә кем йөртер дип тә кайгыра. Анысы җайлана – сабый белән әтисе ята башлый. Ә Лена әйбәт кенә күтәреп, Алла биргәч, үз вакытында тупырдап торган малай таба. Могҗиза дими ни дисең! Күк канцеляриясе бик сизгер, күзәтүчән бит ул. Әни булу имтиханын уңышлы узган, иңендә авыру бала йөген дә зарланмый күтәреп барган Ленага үзенә күрә шундый зур бүләк ясый.

Хәзер инде Ромага дүрт яшь. Ә инде аннан соң гаиләне тагын да түгәрәкләп дөньяга килгән Машага да өч яшь инде.
Лена балаларны үзенекенә һәм читкә аермыйча ярата. Хәер, барысы да бер фамиялиядә, ятим малайлар да уллыкка алынган. Артемның әнисе эзләп табып, алып китәргә мәтәшкәч тә тиз генә уллыкка алуны рәсмиләштерәләр.

“Пеликан” – изге күңел символы
Костяның язмышы да, сәламәтлеге дә үз балалары туу белән икенче планга күчми. Малайга 12 тапкыр операция ясаталар. Ул бүген таза-сау, тулы гаиләдә бәхетле булып яшәп, үсеп ята. Менә өч ел инде Янковкийлар гаиләсе Татарстанга күченеп, Болгар шәһәрендә яши. Ятимнәр тәрбияләүдә нинди кыенлыклар булуы турында ишетеп кенә белмәгән әлеге гаилә авыр хәлдәгеләргә ярдәм кулы сузарга ашкынып тора. Ятим һәм авыру балалар тәрбияләүче ата аналарның – “Пеликан” клубын оештырып, җитәклиләр. Анда утыз өч гаилә йөри. Алар төрле дин вәкилләре, төрле милләттән. һәрберсендә 3-4 әр авыру ятим бала үсә.

Клубның исемен дә бик озаклап уйлап сайлаганнар. Христиан динендә пеликан изге кош санала, татарчасы баба кош та Мәккәдә мәчет төзелешенә томшыгындагы капчыгына ташлар салып ташыган диләр. Менә шулай һәр ике дин өчен дә изге. "Туган йөрәкләр" клубы һәм "Без бергә" тәрбиягә бала алган гаиләләрнең республика иҗтимагый оешмасы белән тыгыз элемтәдә торалар. Алар ярдәме белән балаларны Казанга аквапарка, циркка, төрле бәйрәмнәргә алып баралар. Мондый сәяхәтләрдән әти-әниләр дә сабыйлар да сөенеп хыял офыклары киңәеп, яшәү көче алып кайталар. Яшәү көче, өмет-ышанычның нинди зур кодрәткә ия икәнен Янковкийлар гаиләсе бик яхшы белә.

 

ШК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев