Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер истәлек

Клара Булатова шигыре

Олы көнне олы

Итә микән Ләке?

Бәйрәмнәрне ничек

Итә икән Ләке?

 

Гомер буйларына

Чыкмый уйларымнан

Күкәй тәгәрәтү

Каран буйларыннан.

 

Уен коралыбыз

Бер уртак туп иде.

Отканда Абайдан

Остасы юк иде.

 

Йә турыдан бәрә,

Йә кыйгачлап сала.

Тезгән кадәресен

Сыдыра да ала.

 

Әмма юмарт куллы,

Аны саран димә.

Откан күкәйләрен

Кире бүлеп бирә.

 

Бәләкәйләр һаман

Аның тирәсендә –

Ниһаять, туп күчә

Аннан берәрсенә.

 

Үзе китми, һаман

Дәрес биреп тора:

“Менә моннан үлчәп

Тәгәрәт!” – дип тора.

 

“Соң инде, – ди, – нигә

Башың кыңгыр салдың?

Куш күкәй отам дип,

Бер сыңарсыз калдың!”.

 

Көлешәләр яшьләр,

Кызарыша кызлар,

Үртәшергә китсә,

Абайны кем узар?

 

Монда малайларның

Иң уйнагы бит ул.

Абай гына түгел,

Таз Иваны бит ул.

 

Бала-чага күпме

Күкәй тәгәртте.

Ул уеннар синдә

Яши микән, Ләке?..

Клара БУЛАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев