Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер авылда өч төрле юл

Ел саен республикабыз юлларына миллиардлаган сум акча тотыла. Тик проблемалар гына кими дип әйтеп булмый. Юл өслеген төзекләндереп бетермиләр - урыны-урыны белән, асфальт инде җимерелгән була. Ә кайбер районнардагы авыл кешеләре бөтенләй юлсызлыкта яши. Юлсыз авыллар саны буенча Мамадыш районы беренчелектә тора (соңгы елларда бик күп чакрымнарда асфальт юл төзелсә...

Ел саен республикабыз юлларына миллиардлаган сум акча тотыла. Тик проблемалар гына кими дип әйтеп булмый. Юл өслеген төзекләндереп бетермиләр - урыны-урыны белән, асфальт инде җимерелгән була. Ә кайбер районнардагы авыл кешеләре бөтенләй юлсызлыкта яши.

Юлсыз авыллар саны буенча Мамадыш районы беренчелектә тора (соңгы елларда бик күп чакрымнарда асфальт юл төзелсә дә). 128 торак пунктка юл үткәрәселәре бар. Шуларның 57 сендә каты өслекле юл турында әлегә хыялланалар гына. Район Башкарма комитетының Инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы Таһир Нәфиков сүзләренчә, районда ел саен уртача 5 авылга юл салына. Гаилә фермаларын да юллар белән тоташтыру эшчәнлеге актив бара. Быел муниципаль берәмлектә бу максатларда 475 миллион сум акча тотылган.

Элегрәк авылны юл белән тоташтыру дигәннәре, авыл башына кадәр генә юл салуны күздә тота иде. Хәзерге вакытта исә, юлны проектлаган вакытта, аны авыл эченнән уздыру да планлаштырыла. Гадәттә, бу мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, җирле үзидарә бинасы урнашкан үзәк урам була. Авылның башка урамнарын асфальтлы итү, нигездә, хәзер үзара салым акчаларына башкарыла. Халык, референдум үткәреп, бу максатларга кеше башыннан килешенгән күләмдә акча җыя. Ул республика казнасыннан 4 тапкырга арттырылып кире кайта. Шул рәвешле, зур авылларда шактый гына суммада акча туплана. Тик юлсыз авылларның күбесендә хуҗалыклар саны әз, күпчелекне пенсионерлар алып тора. Мондый җирлекләргә нишләргә?

Август аенда "Туганайлар" корреспондентларына Владимир авылында булырга туры килде. Моңарчы кереп тә, чыгып та булмый торган Владимир авылы кешеләре юлга тиенгән. Тик - өлешчә генә... Юллы итү буенча авыл өч өлешкә бүленгән. Төп урамда - асфальт юл, Түбән очның бер өлешенә кадәр таш юл, ә калган өлешендә - кызыл балчыклы баткаклык. "Без бит гомер буе шушы җирләрдә хезмәт куйган, сәламәтлегебезне җуйган кешеләр. Мыскыл итеп, безнең урамда яшәүчеләрне "түбән сортлылар"га бүлделәр. Тиенләп алган пенсия акчаларыбызга без юл салдыра алмыйбыз бит инде. Бу гаделсезлекне хәл итәргә булышыгыз, зинһар", - диделәр. Кем гаебе белән Владимирның Түбән оч кешеләре, бигрәк тә, өлкәннәре җәфа чигә? Бу хата төзәтелерме? Җаваплы кешеләрдән хәбәр көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев