Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Егоров вафат

Бүген, 17 февраль көнне, Теләче районының Субаш авылында гомер кичергән Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Егоров вафат булды

1941 елның августында Иван Егоровны Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендәге авиация мәктәбенә укырга җибәрәләр. Керәшен егете  Як-1 самолет-истребителен, аннан бомбардировщикларны өйрәнә. 1942 елны укуын тәмамлагач, Ленинград фронтындагы  авиация полкына авиамеханик итеп билгеләнә. Анда ул очкычларны хәрби очышларга хәзерли. “Булдыра алганча карап, майлап, төзәтеп тордык. Безнең бурыч – ничек тә фашист самолетларын Ленинград шәһәренә кертмәү. Минем самолетларда 1100 очыш ясалды. 52 самолетымны фашистлар бәреп төшерде. Хәтта бервакыт һавага күтәрелергә бер генә самолетыбыз да калмады”, – дип искә алган иде ул бер әңгәмәбездә.

Сугыштан соң өч ел хезмәт иткән Иван Егоров 1948 елда кайта. Югары педагогик белем ала һәм гомерен балалар укытуга багышлый. Ул башта – Сауш, аннан Субаш мәктәбендә директор булып эшли.

Иван Егоров 1943 елда – “Батырлык өчен” медале , 1985 елда – II дәрәҗә Ватан сугышы ордены; “Ленинград оборонасы өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Хатыны Александра белән Олег, Валерий, Юрий, Владимир (ни кызганыч, 22 яшендә суга батып үлә) исемле дүрт ул үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев