Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Барысы да - үземнеке..."

Дөньяга бер сабый туган - нарасый бала. Әти-әнисен шатландырып, йортларына бәхет иңдереп. Шулай гына була күрсен, берүк. Артык, ташландык бала булмасын.

Кызганычка каршы, янәшәбездә, үзе туганчы ук, "кирәкмәс" тамгасы сугылган сабыйлар да җитәрлек. Аларны тудырган әниләренә (хәер, андыйларга карата әни сүзен кулланырга тел дә әйләнми) ул бала елады ди дә - еламады ни, нәни кулларын сузып ярдәм сорады ди дә - сорамады ни - аларга барыбер. Баласының беренче чыккан тешен дә күрми, беренче итеп әйткән сүзен дә ишетми, мөстәкыйль атлап китүен дә белми андыйлар. Баласын ташлап калдырган шундый күке-әниләрне алмаштырырга ярый әле тормышта изге күңелле, олы йөрәкле кешеләр очрап тора.

Бизмәнгә салып булмый

Бәлки, үз әнкәләре янында кирәкмәс бала булып яшәүгә караганда, чит кешеләр кулында тәрбияләнү күпкә отышлырак булып чыгадыр. Хәер, тудырган ана белән үстергән ана өлешен чагыштырып исәпләрлек бернинди бизмәннәр дә юк әлегә. Халык чыгарган мәкаль-әйтемнәр генә бар. Тапкан ана түгел - баккан ана, ди беришләре. Икенче төрлеләре: "Үгез бозау асрасаң - авызың-борының май итәр, ятим бала асрасаң - авызың-борының кан итәр", - ди. Халык акылына, кеше тәҗрибәсенә таянып чыгарылган алар. Аналарның төрлесе булган күк, үсеп җиткән балаларның да әллә ниндиләре очрый бит.

Мөслим районы Яңа Усы авылында тәрбиягә алынган балалар белән аралашкач, ярый әле язмыш аларны шушындый кешеләр белән очраштырган, ярый әле үз семьяларындагы тормыш баткаклыгыннан котыла алганнар, дип куясың.

Мондагы ике семьяда - бер-берсенә кардәш Игошевларда - тәрбиягә алынган балалар яши. Бу язмабыз - Индира Игошева семьясы турында.

"Безнең мама - иң шәп мама"

Индира Игошева турында аның биш баласы, беравыздан: "Безнең мама - дөньядагы иң шәп мама", - диләр. Әле күптән түгел генә 45 яшен тутырган ( үзенә карасаң, утыздан артыкны биреп булмый) Индира, юлында очраган сынауларны, тешен кысып, ыңгырашмыйча үтә ала торган көчле хатын икән.

Ире Славик белән соң очрашалар алар. Икесенең дә гомер багажларында инде таркалган гаилә тәҗрибәсе, ике ояда да берәр канатларын югалткан балалар була. Менә шул сыңар канатларны берләштереп, үткәндәге хаталарны кабатламыйча, өр-яңадан бәхетле семья төзү була исәпләре. Озакламый, уртак балалары - Динаслары туа. Рәмис ( беренче семьядан) белән Динас - әтиләренә терәк, юаныч булып үсәләр. Ә Индира, түземсезләнеп, үзенә иптәшкә, кыз бала тууын көтә. Бер нәни кызчыкның, кулларын сузып, янына килүен хәтта төшләрендә күрә ул. Тик көтелгән кыз бала туарга ашыкмый. Шуннан иренә: "Әйдә, тәрбиягә берәр кыз бала алыйк," - дип ялына. Кыз кирәк, дип, иләсләнер дәрәҗәгә җиткән хатынына каршы килми Славик.

Полина

Полинаны алып кайтуларын болай сөйләде Индира. "Карамалы ягында бер кыз бар, барып карагыз," - дип шалтыраттылар. Шунда ук, җыенып, юлга кузгалдык. Вакытлы приют бүлмәсендә бер кызчык йоклап ята. Биш яшьлек, дисәләр дә, бала үзе бик кечкенә, хәлсез иде. Җитмәсә, чирли икән. Температурасы кырыкка менгән. Һөнәрем буенча мин - медсестра. Күреп торам - хәле авыр, яныннан китмичә карарга кирәк. Ташлап китсәм - төзәтеп булмаслык хата ясалыр кебек...

Хәлемә керделәр - баланы биреп җибәрделәр. Күкрәк баласын караган күк тәрбияләргә туры килде. Башта, капкан ризыкны йотарга, аннары, кашык тотып, үзе ашарга өйрәнде Полинабыз. Алганда, биш яшьлек иде, хәзер инде бишенче класста укый. Уку бик авырлык белән бирелә. Опека бүлегендәгеләр Тайгилдедәге коррекция мәктәбенә илтергә киңәш иткәннәр иде дә - риза булмадым. Аннан башка ничек яшәргә кирәк?"

Илья

Әти-әнисез калгач, Ильяны Чаллыда яшәүче бер гаилә тәрбиягә ала. Күп тә үтми, бу гаиләгә дә зур хәсрәт килә. Йорт хуҗасы үлеп китә. Ирен югалткан хатын, баш күтәрми, эчүгә сабыша. 13 яшьлек Ильяны балалар йортына урнаштырырга документлар әзерлиләр. Опекада эшләүчеләрнең шулкадәр тәртипле, акыллы баланы детдомга түгел, берәр яхшы семьяга урнаштырасылары килә. Тагын Индирага шалтыраталар. Башта ризалашмый. "Андый яшьтәге малайны тыңлатып булмас, куркам," - ди. "Килеп кенә карагыз, ирексезләп биреп җибәрмибез," - дигәч, Славик белән әлеге малай янына китәләр. Күргәч, яңадан аерыла алмыйлар - үзләре белән авылга алып кайталар.

Бу семьяга беренче тапкыр кайтуы турында Илья үзе болай сөйләде. "2010 елның 17 август көне иде ул. Бер атнадан - туган көнем. 13 яшем тулган көнне мин кайда булырмын? Моңарчы, "приемная семья"да яшәдем, әти үлгәнче, бары да әйбәт иде. "Приемная мама" эчә башлагач, мине монда калдырмаячакларын әйттеләр. Балалар йортына барасым килми... Шундый күңелсез уйларга күмелеп утырганда, очрашу бүлмәсенә барырга куштылар. Анда мөлаем гына бер пар белән таныштырдылар. Бер күрүдән ошаттым үзләрен. Соңыннан белдем: алар да мине беренче караштан ук ошатканнар икән. Кунакка алып кайтып киттеләр. Яңа Усы авылының матурлыгына, мин яшисе йортның зурлыгына, төзеклегенә исем китте. Кыскача гына әйткәндә, булачак мама белән папама да, эне-сеңелләремә дә гашыйк идем. Шушы кайтудан, кабат китмәдем. Бер атнадан, туган көнемне үткәрдек. Бүләкләр дә, җылы, матур сүзләр дә күп булды. Шатлыктан, башым күккә тия язды."

Диляра

Бу семьяда Диляра исемле тагын бер кыз бала тәрбияләнә. Аның белән күрешә алмадык. Ул Мөслим мәктәбендә укуда иде. Сүз уңаеннан әйтеп үтик: әле быел гына Яңа Усы мәктәбен тугызъеллыкка калдырганнар, моңарчы урта мәктәп булган. Ни кызганыч, тагын бер авылның киләчәге куркыныч астына куелган. Диляра турында мамалары түбәндәгеләрне сөйләде.

"Полинабыз: "Минем генә сестрам юк, миңа да сестра кирәк," - дип бик сорагач, тагын бер кыз алырга булдык. Диляраны Бөгелмәдән алып кайттык. Күпне күргән, авыр язмыш кичергән бала. Бездә яшәвенә тиздән биш ел була. Ходайга шөкер, барлык балаларны үз итте, уртак тел тапты. Быел - унынчыда. Яхшы укый, актив. Ирешкән уңышлары өчен, Мәскәү, Казан шәһәрләрендә Президент елкасында да булып кайтты. Полинабыз өченгә дә үрнәк апа булып тора", - дип, шатлыгы белән бүлеште ана.

Фаҗига

Тормышыбызда бары да әйбәт, балалар да тәртипле генә үсеп килә, дип, бәхетләренең түгәрәклегенә куанып йөргән көннәрнең берсендә, алар семьясына кара кайгы ишелә. Йорт хуҗасы Славикның, юл фаҗигасенә очрап, гомере өзелүе турында хәбәр китерәләр... Бу хәбәрне ишетүдән аңын югалтып егылган Индира янында балалары үкерешә. Хәзер аларның киләчәге белән нәрсә булыр? Мамалары терелерме? Ире юк, дип, балаларны Индирадан алып китмәсләрме?..

Әтиләрен соңгы юлга озатканга, тиздән өч ел була. Кайгы аларны аермый, киресенчә, ныграк берләштерә. Бөтенең бергә булып, бер-береңә ярдәмләшеп торганда гына, сынауларны җиңеп булганны яхшы аңлый алар. Быел август аенда Ильяга 18 яшь тулган. Яше белән ул "приемная семьяда тәрбияләнүче" статусыннан чыккан. Аның өчен Индира җаваплы түгел хәзер, ул аннан киткән, дип исәпләнә.

Ә чынында исә, бу семьяны Ильядан башка күз алдына да китереп булмый. Төп хуҗа - ул. Мамасының таянычы, киңәшчесе дә ул. "Үзем исән чакта, балаларның берсен дә ташламыйм. Алар бары да минеке. Кайтып йөрерлек төп йортлары да - шушында", - ди ана, балаларының барысын үз итеп.

Ялгызың гына, биш баланы тәрбияләп аякка бастыру - искиткеч авыр юл. Нишлисең, ул үзе әнә шундый авыр юлны сайлаган. Бирешергә бер дә исәбе юк. Молодец, дими, ни дисең аңа?! Берәүләр бит әнә, үзләре тудырган бер бөртекләрен дә ташлап калдыра...

29 ноябрь көне - Әниләр бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан, без, редакция хезмәткәрләре, Индира Гурьевнага һәм башка барлык әниләргә иң-иң җылы теләкләребезне юллап калабыз. Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев