Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балачагын һәм әтисен сугыш урласа да...

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Зинаида Данилованың балачагын һәм әтисен сугыш урлый

Зина 1941елның 1 сентябрь иртәсендә крестьян гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга аваз сала. Әтисе Василий Ильич 25 июнь көнне сугышка китә. Ул сугышка кадәр колхоз председателе булып эшли (алар киткәч, ике көннән соң колхоз председательләрен калдырырга бронь килеп төшә). Әнисе берсеннән-берсе кечкенә өч баласын ияртеп (дүртенчесе белән авырлы), яраткан ирен басу капкасына чаклы озата бара. Әтисе: “Без тиздән җиңеп кайтырбыз, син балаларны кара, белем бирергә, кеше итәргә тырыш”, – диеп саубуллаша. Басу капкасыннан чыкканда, шаулап үскән бодай кырларына карап: “Без чәчтек, үстердек, сез  җыеп алырсыз инде”, – ди. Шул вакытта ул туган авылы, сөйгән хатыны, газиз балалары, әле дөньяга аваз салмаган нәни кызы белән үзенең мәңгегә саубуллашуын  уена да китерә алмагандыр.

Совет солдатлары каты бәрелештә чолганышта калалар, әсир төшәләр, алар  арасында Василий да була. Соңрак өйдәгеләре аның сугыш кырында хәбәрсез югалганлыгы турында  хәбәр алалар. Фронттан өч кенә хаты килеп өлгерә. Хатларында әтиләре Василий балаларның сәламәтлеге, укулары турында сорый, каты бәрелешләрнең еш кабатлануы турында яза. Ана сугышның озакка сузылачагын аңлый. Балаларына бу хатларны кабат-кабат укыта. Ә үзе, яшьле күзләрен сөртә-сөртә, явыз фашистны хурлый. Шушы өч хатны һәм “Хәбәрсез югалды” дигән кәгазь кисәген Евдокия Михайловна, иренең истәлеге итеп, күп еллар  саклый.

Ничек кенә авыр булмасын, үзе кебек тол калган авыл хатыннары белән бергәләп, ул тормыш арбасын өстери. Иренең теләкләрен онытмыйча, балаларын укытырга тырыша. Сугыш беткәч, авылдашлары җиңү белән кайта башлый. Балалары: “Безнең әти кайчан кайта”, – дип сорау яудыралар. Бу, үзәге өзелгән тол анага тагын бер авыр сынау була. Алар барысы бердәм булып, бу авырлыкны да күтәрәләр. Евдокия түти 89 яшендә, 2000 елны  вафат була. Соңгы елларын улы Николай белән килене Елизавета тәрбиясендә яши.

Ә Зинага килгәндә, үскәндә үк ул бик зирәк, тырыш була. Вакыты күбрәк апалары, абыйсы белән үтә. Үсмерлек чоры сугыштан соңгы елларга туры килсә дә, югалып калмый. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 12 чакрым ераклыктагы күрше Иске Тәрбит мәктәбендә урта белем ала. Китап-дәфтәр җитми, олылардан калып таушалган кием-салым, аякта чабата. Кулга аттестат алгач, авыл яшьләре белән Мәскәү өлкәсендәге Шаликово шәһәренә эшкә китә. Бераз акча эшләп, өс-башына юнәлткәч, яңадан туган авылына кайта һәм Киров исемендәге колхозда сыер савучы булып эшли башлый. Тырыш кыз тиз арада алдынгылар рәтенә баса. Ул 13 баш сыер карый. Бөтен эш кул көче белән башкарыла. Фермада кул фонары яктысында эшлиләр. Яшь кызга җиңел булмаса да, Зина сынатмый, 1 сыердан 3000 килограмм сөт савып ала. Ул заман өчен бу иң югары  күрсәткеч була. Намуслы, тырыш кызның уңышын авыл җитәкчеләре дә күреп алалар. Аңа 1959 елда  Хуҗа Хәсән, Куш-Кул, Александровка авылларында халык санын алу эше йөкләнелә. Белем алып, һөнәрле булырга теләгән кыз хыялын да тормышка ашыра.  Бухгалтерлар курсында укып, экономист белгечлеге ала. 1964 елда авыл егете Лев  Данилов белән тормыш корып җибәрәләр. Зинаида  Васильевна  – экономист, Лев Фомич инженер булып эшлиләр. Һәрвакыт тыйнак, эшен намус белән башкаручы Зинаида 1980 елда авыл советы секретаре итеп сайлана. Бу вазифаны 2000 елга кадәр башкара. Аннары янә колхозга кайта, колхозның ревкомиссия председатле булып сайлана. 2004 елны, 63 яшендә лаеклы ялга  чыга.

 Зина түти бүгенге тормышына шөкер итеп яши. “Әнием” диеп өзелеп торучы ике улы, киленнәре, “әбием“ диеп назлап яратучы 4 оныгы һәм аларның 6 баласы бар. . Балалары ярдәме белән, хәзерге заман тәләпләренә яраклаштырылып төзекләндерелгән йорты җылы, нурлы. Кызганыч, Лев Фомич кына боларның берсен дә күрә алмады, ул каты авырудан сон, 1995  елда вафат була.

  Зинаида Данилова – актив пенсионерларның берсе. Балалар белән очрашуларда ул үзләренең сугыш чорындагы тормышы, укулары турында сөйли. Зина түти әле райондагы туган як музеена да күп кенә экспонатлар тапшырды. Әлеге экспонатларны ул хәзерге һәм киләсе буын кешеләренә истәлек дип саный.

Сиксән яшен тутырган Зинаида Васильевна туганнары, күршеләре белән аралашып, авылда оештырыла торган чараларда актив катнашып, тормыштан ләззәт алып яши.

Ольга БОЯРИНА,

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы җирлеге ветераннар советы председателе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев