Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бакалыда яшәүче карендәшләребез милли чараларны яраталар

Башкортстанның Бакалы районында гомер итүче керәшен карендәшләребез бәйрәмнәрне ничек үткәрүләре белән бүлештеләр

Бәйрәм арты бәйрәм булды бу арада. Кайда гына яшәсә дә, керәшен халкын җыр-биюсез, уен-көлкесез күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Корчай авылы мәдәният йорты җитәчесе Надежда Пятибратова бәйрәмнәрне ничек үткәрүләре хакында безгә хат юллаган.

“Унбиш ел эшлим, мондый чаралар уздырганда, халык бик теләп катнаша. Кечкенә генә авыл булуга карамастан, һәр бәйрәмне үткәрергә тырышабыз, төрле конкурс-уеннар, җыр-биюләр оештырабыз. 23 февральдә ир-егетләр өчен “Бильярд уйныйк, бергәләп” исеме астында бик матур уен-кичә үткәргән идек. Егетләребезгә бүләк булды ул. Алар уенда үзләренең җитезлекләрен, көчләрен күрсәттеләр. Ә Май чабуны урамда, саф һавада үткәрдек. Бөтен авыл халкы да килде анда, тәмле коймак белән дә сыйландык, күңелле ярышларда да сынатмадык. Иң матур карачкы ясауга конкурс игълан иткән идем, алты гаилә катнашты. Һәрберсенеке үзенчә матур, кызыклы иде. Кечкенә булса да бүләкләр тараттым. Җырлап-биеп күңел ачтык, барыбыз да күтәренке кәеф белән өйләргә таралыштык”, – диде ул.

Хатын кызлар бәйрәме – 8 Март уңаеннан да, мәдәният йортында “Ягез әле, әбиләр!” дигән кичә уздырганнар. Катнашучылар үзләренең аш-суга осталыкларын күрсәткәннәр, керәшен җыруларын, мәкальләрен, табышмакларын искә төшергәннәр. Һәр конкурс бию, уеннар белән үрелеп барган. Сайлап куелган жюри членнары да, кунаклар да, авылдашлары да канәгать калган бәйрәмнән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев