Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Айбагыр"ның планнары зурдан

16 декабрь көнне Казанның "Ак Барс" Яшьләр үзәгендә II Халыкара "Мәдәниятләр меңьеллыгы" милли гореф-гадәтләр фестиваленең йомгаклау этабы узды. Фестиваль Татарстанда яшәүче төрле этник төркем халыкларының бер-берсенә карата толерантлы булуларын һәм үзенчәлекле милли мәдәниятләрен популярлаштыру максаты белән үткәрелә.

Фестивальнең беренче этабы дистанцион рәвештә үткән. Коллективлар оештыру комитетына катнашу өчен гариза һәм күрсәтеләсе йоланың видеопрезентациясен җибәргән. Иң яхшы видеоматериалларны сайлап алганнан соң, фестиваль сәхнәсендә барлыгы унөч колллектив чыгыш ясаган. Казаннан "Айбагыр" керәшен халык ансамбле дә фестивальдә катнашып, "Питрау" йоласы күренешен сәхнәләштергән. Ансамбльнең әлеге фестивальдә беренче тапкыр гына чыгыш ясавы түгел инде. Быел "Айбагыр" түтиләре Питрау көнендә җыйган каен себеркеләренең һәм 41 төрле үләннең шифасы турында сөйләп, җырлы-биюле матур композиция күрсәткәннәр. Ансамбль уңышлы чыгыш ясап, катнашучы диплом белән бүләкләнгән.

Казан керәшен җәмгыяте җитәкчесе, "Айбагыр" ансамбле солисты Мария Семёнова узып баручы елга йомгак ясап, киләсе 2017 елга планнары белән дә бүлеште.

Быелгы ел коллектив өчен бик уңышлы булды. Җиде фестиваль-конкурста катнаштып, дипломнар белән бүләкләндек. 2014 елда ансамблебезгә халык исеме бирелгән иде. Киләсе елда әлеге исемне яклау нияте белән, отчет концерты оештырачакбыз. Бу чарадан бер дә куркып тормыйбыз, чөнки саллы-саллы "яңа" җырлар өйрәндек. Тамашачыбызны шаккатырасы көннәр алда әле. Аннан соң, 2017 елда танылган карендәшләребез юбилейларын уздыралар. Аларны да бәйрәмнәре белән котларга исәп, - дип сөйләде Мария Михайловна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев