Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Асыл карендәшебез Анна Бутяева вафат

Асыл карендәшебез Бутяева Анна Гурьевна вафат булды.

Анна Гурьевна 1936 елның 20 январендә Мәләкәс авылында гади колхозчы гаиләсендә туган. 1953 елда Биклән авылы урта мәктәбен тәмамлап, Алабуга Педагогика институтына укырга керә. Ләкин гаиләсенең аны укытырлык акчасы һәм көче булмый. Ул укуын тәмамлый алмый. Шулай да укытучы булу теләге тормыш кыенлыкларын җиңә. Минзәлә Педагогика училищасында белем алып, укытучы хезмәтен башлап җибәрә. Беркайчан да "Укытучы" дигән бөек исемгә тап төшерми. Һәрвакыт алдынгы була - яхшы оештыручы, җитәкче, әйдәп баручы.

Анна Бутяева күп еллар керәшеннәрнең мәдәни-этнографик җәмгыятенең члены булып тора. Керәшеннәрнең милли мәдәниятен күтәрүдә аның өлеше чиксез зур. Анна Гурьевна "Сүрәкә" фольклор ансамбленең беренче җитәкчеләреннән була.

Белем бирү өлкәсендә һәм иҗтимагый эшчәнлектә хезмәтләре өчен, Анна Бутяева Почет Грамоталары, "Педагогика хезмәте ветераны" медале белән бүләкләнә. Түбән Кама шәһәренең "Почет Китабы"на кертелә.

Анна Бутяева белән хушлашу иртәгә - 1 май көнне сәгать 10.00 - 11.00 кадәр, Түбән Кама шәһәре, Химиклар урамы 12А йорты, 64 квартира адресы буенча. Анна Гурьевна Яр Чаллы районының Мәләкәс авылы зиратында җирләнәчәк.

Хуш, Анна Гурьевна...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев