Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Астролог Мария Торощинадан яңа 2022 елга йолдызнамә

Ак тимер Үгез елы артыннан Су Юлбарысы елы килә, ул 2022 елның 1 февралендә башланачак. 2022 ел бик күп үзгәрешләр һәм яңарышларга бай булачак

 Үткәннәр белән хушлашып, барысын да яңадан башлау өчен уңайлы вакыт, өстәвенә, Юлбарыс елы яңа 12 еллык циклга нигез салачак. 2022 ел символы Су Юлбарысы күп кенә яңа мөмкинлекләргә юл ачачак. Иң мөһиме: алардан файдаланып калыр  өчен активрак һәм инициативалы булу кирәк. Су еллары еш кына мәгълүмат агымының артуы белән бәйле, шул  рәвешле коммуникацияләр, алыш-биреш, арадашчылык, консультацияләр, педагогика, реклама белән бәйле һөнәр ияләре өчен 2022 ел уңышлы булачак

 

Кучкар

Кучкарларны сәяхәтләр, кыска вакытлы сәфәрләр көтә. Ялгызлыкта ял итү кулай булыр. Дөрес, яңа масштаблы максатларга күп егәр сарыф итәргә туры киләчәк. Документларга бәйле юридик мәсьәләләр уңышлы хәл ителәчәк. 2022 ел –  диссертация, диплом язу һәм уку өчен кулай ел. Абый-сеңелләрегезнең тормышларында үзгәрешләр булачак, алар белән әвәрә киләчәксез. Ел уртасы сизелерлек уңышлар вәгъдә итә.

Үгезбозау

Үгезбозауларга финанс мәсьәләләрендә бизнес  партнёрлары яки тормыш иптәшләре зур ярдәм күрсәтәчәк. Мирас эше, инвестиция, кредит, ипотека шулай ук игътибар үзәгендә торачак. Ел башында Үгезбозаулар акча, сәяхәт, мәхәббәт, иҗат белән бәйле эшләрне яңадан бәяләячәк. 2022 елда балаларыгыз белән бергәләп сәфәр чыгарга, сәяхәтләрдә булырга мөмкин. Үгезбозаулар өчен 2022 ел – зур проектлар башлау елы.

Игезәкләр

Игезәкләр  шәхес буларак үсәчәк (уку, квалификация күтәрү, карьера максатларына ирешү). Әмма эш урынында конфликтларсыз гына булмас, тынычлык һәм аек акыл белән эш итегез. 2022 ел Игезәкләр өчен озакка сузылган яки хроник авырулардан котылу чоры булыр. Әгәр сез спорт белән шөгыльләнәсез икән, сак булыгыз, чөнки травма алу куркынычы арта. Авыр мөнәсәбәтләрдән арынып, мәхәббәтегезне очратырсыз.

Кысла

Кыслалар өчен 2022 ел эш һәм сәламәтлек, якыннар һәм йорт хайваннары турында кайгырту елы булачак. Спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше – яңа елда боларның барысы да сезне көтәчәк! 2022 ел балаларыгыз тормышында иң актив чорларның берсе булачак, чөнки алар сезне үз казанышлары белән сөендерәчәк. 2022 ел да Кыслалар барлык яшерен хыялларын һәм ниятләрен тормышка ашырачак.

Арыслан

Арысланнар өчен 2022 ел яңа мөһим иҗади проектка башлангыч бирергә мөмкин. Иҗади һөнәрләр белән шөгыльләнүче Арысланнар  эшләренә иң югары бәяне алачак. Барлык яшерен серләр ачылырга мөмкин, сак булыгыз. Банк, кредит оешмалары белән мөнәсәбәтләр нәтиҗәле булачак. Финанс мәсьәләләре партнёрлар һәм дуслар катнашында хәл ителәчәк. 2022 елда Арысланнар үз  даирәсен киңәйтеп яңа дуслар таба ала.

Кыз

Кызлар өчен ел партнёрлык мәсьәләләрендә уңышлы булачак. Бу биг-рәк тә никахка кагыла. Шулай ук ел финанс мәсьәләләрен хәл итү өчен уңайлы булачак, әмма кирәкмәгән һәм тиз чыгымнардан читтә тору хәерле. Үз сәламәтлегегезгә (бигрәк тә иммун системасы), туклану, көн тәртибе мәсьәләләренә игътибар бирергә кирәк. Ел уртасына кадәр эштә партнёрлык, шулай ук яңа проектлар башлау уңышлы булачак.

Үлчәү

Үлчәүләрнең эштәге үзгәрешләре уң булачак. Бу бигрәк тә җитәкче Үлчәүләргә кагыла. Диета саклау, иммунитетны ныгыту хисабына сәламәтлек мәсьәләләрендә сизелерлек яхшыру күзәтеләчәк. Май аеннан октябрьгә кадәр шәхси тормышыгызда үзгәрешләр көтегез. Булачак ярыгыз белән эштә танышуыгыз ихтимал. Әти-әниләрегез турында кайгырту зарурлыгы барлыкка килергә мөмкин. Көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү дә зур активлык таләп итәр.

Чаян

Чаяннарның иң изге теләкләре чынга ашачак. Ел финанс мәсьәләләрен хәл итү, акчаны янга калдыру һәм туплау өчен уңайлы булачак. Ел уртасында травма алу куркынычы арта. Сәламәтлекне күзәтеп торырга кирәк. Ел якты, ләкин озакка сузылмаган гыйшык-мыйшык вакыйгаларына  бай булырга мөмкин. Ләкин булган мөнәсәбәтләрне, наз һәм кайгыртучанлык белән баетып ныгыту яхшырак булуын онытмагыз.

Укчы

Нинди генә башлангыч булмасын 2022 ел Укчыларга бары уңыш кына китерәчәк. Ел башында көнкүреш һәм гаилә эшләре белән шөгыльләнү таләп ителәчәк. Елның икенче яртысын яңа мавыгу, шөгыль, спорт йә сәяхәтләргә багышларга кирәк. Ел яңа танышлар, дуслар, мәхәббәт вәгъдә итә. Укчыларның яңару, иҗатта һәм эштә үз мөмкинлекләрен күрсәтү   чоры җитә. 2022 елдан сезнең югарыдагы иң зур казанышларыгызга 6 еллык юл башлана!

Кәҗәмөгез

2022 ел Кәҗәмөгезләргә булганны туплау һәм арттыру мөмкинлеген бирәчәк. Беренче чиратта бу финанс мәсьәләләре һәм күпләп сатып алуларга кагылачак. Ел башына бу мөмкин түгел кебек тоелса да, елның икенче яртысында гаилә һәм көнкүреш мәсьәләләрен яхшырту өстендә эшләрсез. Ел шулай ук балаларның мавыгулары, проблемалары һәм уңышларына багышланачак. 2022 ел  – Кәҗәмөгезләр өчен финанс уңышына ирешү елы.

Сукояр

2022 елны Сукоярлар хезмәт хакы һәм мавыгуларның яңа чыганакларын эзләүгә багышларга тиешләр. Мәгълүмати технологияләр, мәгариф, реклама өлкәләрендә әйбәт мөмкинлекләр барлыкка киләчәк. Чит телләрне өйрәнү, квалификацияне күтәрү, уку өчен уңай чор. Елның беренче яртысында бигрәк тә юридик мәсьәләләргә игътибарлырак булырга кирәк. Ә икенче яртысында гаиләгез белән тыныч ял итүгә өстенлек бирегез.

Балык

Балыклар өчен 2022 ел һәрьяклап  үзенчәлекле булачак. Ел башында ук сез үзегездә социаль хәлегезне яхшыртасы килү теләген тоярсыз. Интуиция һәм лидерлык сыйфатларыгыз артачак, яңа һөнәри дәрәҗәләргә күтәрелә, популярлык, абруй казана алачаксыз. Елның икенче яртысында  сәламәтлегегезгә игътибар итәргә кирәк.2022 елның эш көннәре агымында туганнарыгыз, балаларыгыз белән аралашуга вакыт табарга тырышыгыз!

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев