Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Арумы, туганый, Зәй

Зәй шәһәрендә "Застава" исемле хәрби-патриотик клуб яңадан эшли башлады.

Кайчандыр бу клубның тәрбияләнүчеләре, соңыннан үзләре үк башкаларны тәрбияләүчеләр булган ике егет - Антон Миронов белән Влад Никитин берничә елдан соң туган шәһәрләрендә кабаттан очрашалар. Инде егетләрнең шактый тулы тормыш багажы бар. Клубта алган белем-күнекмәләр икесенә дә элитный войскаларга эләгеп, яхшы хезмәт итәргә булышкан. Антон - спецназда, Влад десантно-штурмовой батальонда була. Очрашу вакытында, клубта үткәргән тренировкаларын, парашюттан сикерергә өйрәнүләрен, "палаточный шәһәрчек"тә яшәүләрен, сугыш барган җирләрдә булып, солдат сөякләрен күмүдә катнашуларын сагынып искә төшерәләр. Хәзерге яшьләрдә дә хәрби-патриотик рух, Ватанга бирелгәнлек хисе күрергә телиләр алар. Клубның элеккеге директоры Иван Панов, клубны оештыручы Наил Хасметдиновлар белән күрешеп, теләк-уйларын сөйлиләр. Депутат Эдуард Галеевтан яклау тапкач, Заинск -2 микрорайонының Яшьләр үзәгендә беренче тренировкаларны башлыйлар. Егетләрнең бу идеяләрен район башлыгы Рәзиф Кәримов та хуплый.

"Без "Застава" клубының республика масштабында танылуын, тәрбияләнүчеләребезнең физик яктан көчле, рухи яктан чиста, туган илебезгә бирелгән патриотлар булып үсүен телибез," - ди яңадан тергезелүче "Забава" клубы директоры Антон Миронов. Егетләргә әлеге эшләрендә уңышлар юлдаш булсын.

Ксения Борзенкова, Зәй шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев