Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артыннан яшьләр килә

Атаклы спортчы Иван Баширов милли көрәш тарихында үз эзен калдырган. Аны Татарстанда гына түгел, республикадан читтә дә яхшы беләләр. Россиянең күп кенә шәһәрләрендә көрәш келәмнәрендә зур җиңүләргә ирешкән шәхес ул. Иван дәдәй 10 октябрьдә үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ветеран спортчының хәзер дә көч-куәте ташып тора, яшь чактагы кебек...

- Мин Кибәч авылында туып-үстем, - ди танылган көрәшче. - Күп кенә авыл малайлары кебек үк эшләдем, әти-әниләргә булыштым, шулай ук уку турында да онытмадым. Мин әтиемә охшаган, ул чын баһадир иде, картайганчы эшләде.

Иван Алексеевич балачактан машина йөртүче булырга хыяллана һәм 1958 елда Мамадыш автомәктәбен тәмамлый. Башта туган колхозында комбайнчы, аннары шофер булып эшли. Күрше районнардан төзелеш өчен агач материаллар ташый. Ул аларны үзе кисә, берүзе машинага төйи. Чын баһадир!

- Бервакыт, Күкчә авылы яныннан узып барышлый сабантуй барганын күрдек. Дуслар миңа көрәштә көчемне сынап карарга киңәш иттеләр. Мәйданда иң көчле көрәшче калган иде. Мин чыктым һәм аны җиңдем. Әмма ул чагында миңа бүләк бирмәделәр, киләсе көнне иң көчлеләр җыелачак һәм җиңүчене шунда игълан итәчәкләр, диделәр. Алдагы көнне мин тагын берничә тапкыр җиңдем һәм батыр исемен алдым. Шуннан соң мине белә башладылар, күрше авылларда мин җиңмәгән батырлар калмады.

Иван Баширов - ике тапкыр Россия чемпионы, өч тапкыр Татарстан чемпионы, милли көрәш буенча төрле сабантуйларда һәм башка бәйгеләрдә күп тапкыр җиңүче. Аның иң истәлекле көрәше Мәскәүдә уза. Ирекле көрәш буенча булачак Олимпия чемпионы Александр Медвидь белән көрәшә ул. Җиңелә, тик баллар буенча гына. Шуннан соң аны Мәскәү, Ленинград тренерлары үзләренә чакыра башлыйлар. Әмма аның туган ягын калдырасы килми. Моңа Иван Алексеевич хәзер дә үкенми.

- Иң моңсу җиңелүем минем ТАССРның 45 еллыгы хөрмәтенә узган бәйгеләрдә булды, - дип исенә төшерә көрәшче. - Ул вакытта мин өченче урынны алдым. Арча көрәшчесе Рәдис Сәйфуллинга җиңелдем. Көндез Казанның Совет районы сабан туенда мин аны җиңдем, ә монда арыган идем, көне буе күпләр белән көрәшергә туры килде, һәм очколар буенча җиңелдем. Әлбәттә, җиңелүдән башка җиңү дә була алмый.

Иван Алексеевич спорт өлкәсендә генә түгел, хезмәттә дә алдынгы. Ул өч ел буе Пимәр колхозында баш инженер булып эшли. Утыз елдан артык "Агромолпром" автобазасын җитәкли. Хезмәтләре өчен 1992 елда ул "Татарстан авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре" исемен ала.

44 яше тулгач, Иван дәдәй келәмдә көрәшүдән туктый. Күп кенә турнирларда ул эштәге мәшгульлек аркасында катнаша алмый. Спорт карьерасын тәмамлагач, көрәш бәйгеләрендә судья була. Һәрвакытта да объектив хөкем итә, моның өчен аны бик хөрмәт итәләр. Ветеран тиздән Питрәч җирен Татарстанга гына түгел, бөтен Россиягә дә танытачак яңа батырлар барлыкка килүенә өметләнә. Иван Алексеевич үзе бер сабантуйны да, бер турнирны да калдырмый, ул һәр җирдә дә көтеп алынган кунак. Хөрмәтне ул үзенең эш сөюе, тыйнаклыгы, җиңүгә омтылышы белән яулаган.

Илшат ГАЙСАРОВ,

"Алга" газетасы, Питрәч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев