Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артистка Елена Григорьева Тукайны укый

Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" солисты артисты Елена Григорьева оста итеп музыка коралларында да уйный

Татарстанның атказанган артисты, "Бәрмәнчек" ансамбле солисты Елена Григорьева Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, шагыйрьнең иҗатына мөрәҗәгать иткән. 

Елена Григорьева Мамадыш районы Владимир авылында туып үскән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамалап, “Бәрмәнчек” оешканчы, Харис Нигъмәтҗанов исемендәге халык музыкасы ансамблендә эшләгән. Ул этник өрмә уен кораллары – сорнай, нугай курай, авыз гармуннарында уйный. Ә менә спектакльдә роль башкару Елена Григорьева өчен беренче тәҗрибә булды. “Үземне үзем җиңә алганыма сөенәм. Булдырып чыга алырмын микән дигән шик бар иде, чөнки әле тамаша үзе дә “Бәрмәнчек” өчен өр-яңа проект булды. Рольләрне бүлеп бирә башлаганчы ук, миңа Палый түти роле эләксә ярар иде, дип теләдем. Теләгәнем юш килде”, - дип сөйләде Елена Григорьева.

 

Бу темага: Елена Григорьева: Мин өйдә дә Палый түти - видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев