Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Апрель аенда нинди һава торышы көтелә?

Узып бара торган кыш соңгы ун елда иң суыгы булган

– Күпләр бу кышны бик суык иде дип бәяләде, гомердә булмаган салкын дип әйтеп булмый, андый гына температураларның күзәтелгәне бар. Шулай да 2010 елдан бирле аны иң суык кыш дип шикләнмичә әйтергә мөмкин. Декабрь, февраль, март айларында температура нормадан түбән, ә гыйнвардагы  нормада иде, бөтен ил территориясен алганда исә соңгы унбиш елда ул чынлап та иң салкын ай булды. Иң җылы көн 25 гыйнвар – Татьяна көнендә, иң салкыны – 23 февральдә күзәтелде. Иң калын кар катламы 8 мартта иде, 10 марттан ул кими башлады. 15 февральдән 1 мартка кадәрге ара иң озакка сузылган салкын көннәр булып истә калачак, – дип сөйләде Казан университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев матбугат очрашуында.

Явым-төшемнәргә килгәндә, ноябрь белән декабрьдә һәм мартта нормадан азрак, гыйнвар белән февральдә киресенчә артыграк булган. Кар катламы дигәннән, ул күп яуса да, карлы көннәр исәбе кимегән.
Язның икенче ае апрель җылы кояшы белән сөендерәчәк. Һава температурасы нормадан 4-5 градуска югарырак, явым-төшемнәр дә җитәрлек булачак, дип фаразлый климатология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев. Майда яңгырлар азрак көтелә, ә һава температурасы 13 градуска кадәр күтәреләчәк. Җәй айлары да нормада булачак, сентябрь исә җылырак килә. Шул ук вакытта спикер әлеге фаразларның 60-70 процентка туры килүен ассызыклады.
Апрельнең икенче декадасында кайбер районнарда су күтәреләчәк.

– Кар запасы быел күп, җир дә бик каты катмаган. Су апрельнең икенче декадасында күтәрелер дип көтелә. Казансу, Коркачы һәм Мишәдә, Биектау, Теләче, Питрәч һәм Буа районнарындагы кайбер торак пунктларда су басу куркынычы бар. Ә май аеның коры килүе авыл хуҗалыгына тискәре йогынты да ясарга мөмкин, чөнки бу үсемлекләрнең вегетация чоры. Шул ук вакытта кар күп булу әйбәт, яз озакка сузылып, яңгырлы булса, дым туфракка китә, яз бик җылы килсә, су елгага агып төшәчәк, – диде ул.          

Юрий Переведенцев кышкы чорның кыскаруы, ә җәйге сезонның озынаюы турында да искәртте.
Климатның үзгәрүен һәм һава торышын кошлар да сизми калмый. Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов быел кара каргаларның соңга калып килүен сөйләде. Гадәттә алар февраль ахырында очып килсә, быел март башында гына күренгәннәр. Шул ук вакытта ике меңләп кара карга республика территориясендә кышлап калган. Алай булгач, кара карганың кайтуын ничек билгели алганнар соң дигән сорау туа. Спикер аңлатуынча, яңарак очып килгән каргалар гәүдәгә ябыграк, куркаграк була.

Халык сынамышлары
Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.
Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коры була.
Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә.
Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.
Елгалар язын боздан тиз әрчелсә, ашлык уңар.
Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.
Аккош яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.
Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.
Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.
Черкиләр яз көне иртә күренсәләр, һава җылыныр.

 

Шәһри Казан

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев