Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ана капиталы турында 5 сорауга җавап

Ана капиталына кагылышлы сорауларга Казан шәһәренең Вахитов районы пенсия бүлеге белгечләре җавап бирде

1. Ана капиталын йорт яки фатир ремонтлау өчен тотарга буламы?
– Юк, канун нигезендә ана капиталын бары торакны реконструкцияләү, төзү, сатып алу өчен генә файдаланырга рөхсәт ителә. Реконструкцияне ремонт белән бутарга ярамый. Реконструкция ул – Россия торак кануннары нигезендә торак мәйданын арттыруны күздә тоткан эш.

2. Ана капиталы сертификаты гаиләдә туган икенче балага бирелде, ләкин аны беренче баланың югары белем алуы өчен түләүдә кулланырга ярыймы?
– Әйе, ана капиталын гаиләдәге теләсә кайсы балага белем бирү максатында кулланырга була. Гомумән, Россия территориясендә урнашкан балалар бакчасы, мәктәптә белем алган өчен дә ана капиталы белән түләү рөхсәт ителә, бары ул белем бирү оешмасы тиешенчә теркәлгән, лицензиясе булырга тиеш.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/sorau-avap/ana-kapitaly-turynda-5-sorau

3. Әгәр беренче балага 21 яшь тулганнан соң гаиләдә икенче бала туса, аңа ана капиталы тиешме?
– Әйе, гаиләдә туган һәр икенче балага ана капиталы бирелә. Бу очракта беренче баланың яше роль уйнамый.

4. Ана капиталы кайчанга кадәр биреләчәк?
– Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озынайтылды. Ә рәсмиләштерелгән сертификат акчасын кайчан куллансагыз да ярый.

5. Ана капиталы белән кредит түләгәндә кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?
– Ана капиталын кредитны түләү, торак төзлеше өчен кулланасыз икән, кредит рәсмиләштерелгән банкка мөрәҗәгать итү сорала.
Сүз уңаеннан, 2 марттан ана капиталын өлешләп алучылар гариза язарга тиеш. Билгеле булганча, уртача айлык кереме кеше башына ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә балага өч яшь тулганчы ана капиталыннан ай саен өлешләп акча алу мөмкинлеге бар. Пандемия шартларында, гаиләнең керемен раслаган документлар таләп ителми, түләүләр автомат рәвештә башкарыла иде. Хәзер эш урыныннан документлар китерергә, гариза язу теләп ителә. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша электрон рәвештә эшләргә дә була. Гаризалар теркәлү урыны буенча пенсия бүлегендә, күпфункцияле үзәкләрдә дә кабул ителә.
Быел ана капиталы суммасы беренче балага – 483 882, икенче балага 639 432 сум тәшкил итә.

Шәһри казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев