Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Альмираның яшисе килә

Круглое Поледа әти-әнисе, ике энесе белән яшәүче 12 яшьлек Альмираның быел апрель аенда тешләрен дәвалыйлар. Табиплар өстәге өч тешне алдырырга куша. Поликлиникадан кайткач, кызның кинәт температурасы күтәрелә башлый. Башы авырта, юньләп ашый да, эчә дә алмый. Аннары, урын өстенә егыла. Шул көннән башлап, Альмираның хәле яхшырмый, киресенчә, начарлана гына. Кызның...

Круглое Поледа әти-әнисе, ике энесе белән яшәүче 12 яшьлек Альмираның быел апрель аенда тешләрен дәвалыйлар. Табиплар өстәге өч тешне алдырырга куша. Поликлиникадан кайткач, кызның кинәт температурасы күтәрелә башлый. Башы авырта, юньләп ашый да, эчә дә алмый. Аннары, урын өстенә егыла. Шул көннән башлап, Альмираның хәле яхшырмый, киресенчә, начарлана гына. Кызның әти-әнисе Әлфия һәм Вадим Савельевлар кая барып бәрелергә белми, җиде ай буе врач кабинетларын таптый. Балага әлегә кадәр төгәл диагноз куючы юк. Күптән түгел алар интернет буенча Австриянең Вена шәһәрендәге нейрохирургия үзәгенә чыкканнар. Медицина документларын, авыру тарихын интернеттан җибәргәч, Венадагы врачлар тиз арада кызны үзләренә алып килергә кушканнар.

Альмира моңа кадәр сау-сәламәт булып үсә, яхшы укый, бию түгәрәгенә дә йөри. "Кызыбыз чирләгәч, башта гадәти салкын тию генәдер дип уйладык. Мәктәптән башы авыртып кайтып, урын өстенә егылгач, ашыгыч ярдәм чакырдык. Менингит түгелме икән, дип, безгә Чаллының инфекцион больницасына барырга куштылар. Анда антибиотиклар курсы билгеләп, өйгә кайтарып җибәрделәр. Даруларны эчтек, ләкин хәлебез яхшырмады. Югары температура, баш авыртулар өстенә, яңадан каты ютәл, буылу приступлары кушылды.Баланың тәненә салкын тир бәреп чыга башлады", - дип, кызларының авыру тарихы турында күз яшьләренә тыгылып сөйли ана. Район больницасындагы педиатр мигрень дигән диагноз куеп, яңадан инфекционныйга җибәрә. Хәле тагын да авырлаша. Республика үзәк клиникасында, Ижевск шәһәренең республика үзәк больницасында булулар чирне бетерми, ә диагноз төрләрен генә өсти. Соңгы картина шундый - кызның башында ниндидер шеш үсә, ми киңәю бара, организмда инфекция.

Альмира хәзер көчле дарулар белән генә йоклап китә, иртән күзләрен ача алмаслык булып шешенә. Башы әйләнә, көзән җыера, аңын югалта. Шулай да Альмира төшенкелеккә бирелмәскә, елмаерга тырыша. Тормышны ярата, аның бик тә, бик тә яшисе килә!

Савельевларның Австрия табиплары белән элемтәгә кергәннәренә өч атна вакыт үткән. Анда барып эләксәк, кызыбызга дөрес диагноз куелыр, ярдәм итә алырлар иде, дигән теләк-өметтә яши бүген Әлфия белән Вадим. Ләкин медицина тикшеренүе өчен генә дә 300 мең сум акча кирәк. Дәвалау курсы 3-4 миллионга төшәчәген хәбәр иткәннәр. Гаилә бюджетында андый акчалар юк, билгеле. Соңгы өч-дүрт ай эчендә генә дә 180 мең сум акча тотылган. "Альмираның хәле турында белгән туганнар, якыннар, гаилә дусларыбыз, хезмәттәшләр, авылдашлар, хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеләр ярдәмнәрен тәкъдим итә. Без аларга бик рәхмәтле. Үзләренә, балаларына Ходай исәнлек-саулык бирсен," - ди Әлфия.

Вадимның туган авылы Мәләкәс халкы да, башка карендәшләребез дә бу гаиләгә килгән хәсрәткә битараф калмаслар, булдыра алганча ярдәм итәрләр дигән өметтә калабыз.

Альмираның әти-әнисе Саклык банкында махсус счет та ачкан.

Счет: 40817810062033205773

Алучының исеме: Савельев Вадим Михайлович

Карта номеры: 676196000184432525

Бу авыр мизгелләрдә үзләренә булышырга теләүчеләргә алар бик рәхмәтле булачак. Кызның язмышын бүген нәкъ менә битараф булмаганнарның ярдәме хәл итә. Бердәм булыйк.

Лариса ВАСИЛЬЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев