Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Албайда келәү укылды

10 июль көнне Мамадыш районы Албай авылында яндырылган чиркәү урынына яңа чиркәү ачылуы турындагы сөенечле хәбәр бөтен республикабызга таралды. Без дә, туганнар белән җыелышып, Албай авылына юл тоттык. Шактый иртә килеп җитсәк тә, чиркәү ишек алдында халык җыелган иде инде. Күрше авыллардан гына түгел, Мамадыш районының ерак авылларыннан да килүчеләр...

10 июль көнне Мамадыш районы Албай авылында яндырылган чиркәү урынына яңа чиркәү ачылуы турындагы сөенечле хәбәр бөтен республикабызга таралды.
Без дә, туганнар белән җыелышып, Албай авылына юл тоттык. Шактый иртә килеп җитсәк тә, чиркәү ишек алдында халык җыелган иде инде. Күрше авыллардан гына түгел, Мамадыш районының ерак авылларыннан да килүчеләр күп булды. Башта чиркәүнең тышкы күренешен күреп сокланып бетә алмадык, ә бусагасын атлап кергәч, шундый
матур итеп җиһазландырылган күренеш беркемне дә битараф калдырмады. Күңелләр нечкәреп, дулкынланып, горурланып йөрәктән чыккан шатлык һәркемнең дә күзләрендә чагылды.
Келәү беткәч, Владыка Анастасий чиркәүнең тиз арада, билгеләнгән вакытка эшләнеп бетүенә зур бәя бирде. Төзелештә катнашкан күп эшчеләргә, спонсорларга Грамоталар тапшырды. Зур теләк белән, чын күңелдән тырышып эшләнгән Ходай йорты һәр көн халыкка хезмәт күрсәтергә тиеш дигән фикерен әйтте, храмда хезмәтитәчәк священникның исемен дә атады, яшәү өчен торак йорт кирәклеген дә әйтеп узды.
Озак еллар Албай мәктәбендә укытучы булып эшләгән Ольга Никифорова Албай халкы исеменнән чыгыш ясады. Булган вакыйгаларга кирәкле бәя биреп, район башлыгы Анатолий Ивановка, авыл үзидарә башлыгы Иван Крешковка, чиркәүнең нигезеннән башлап, бүгенге көнгә кадәр эшләгән кешеләрнең хезмәтенә зур бәя биреп, рәхмәтләрен әйтте. Владыка Анастасий Ольга Никифорованы чиркәүнең административ-хуҗалык эшләрен алып бару өчен ышанычлы кандидатура дип атады.
Бу тантаналы җыелыштан соң, Мамадыш мәктәпләре укучылары халык алдында зур концерт белән чыгыш ясадылар. Бу көн һәр кешенең күңелендә онытылмаслык тәэсир калдырды.
Пелагея МИХАЙЛОВА,
Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев