Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Активист” активлыгын күрсәтте

Борынгыдан ук һәрбер керәшен авылының үз престол бәйрәме булган. Советлар чорында тукталып торган бу бәйрәмнәр бүгенге көндә яңа сулыш алды. Элеккеләрен кире кайтарып булмаса да, хәзер авыллар үзләренең бәйрәмнәрен яңачарак, "современныйрак" итеп уздыра.

Керәшенлек кая кткән?

Балтач районының Дорга авылы бәйрәмен, ничә еллар чакырулы булсак та, быел гына барып күрдек. "Кечкенә генә авылда кечкенә генә кичке уендыр", дип барган идек. Әллә кайдан ук юл күрсәтеп куйган зур флагларны, машина, халык белән тулы мәйданны күргәч, фикеребез үзгәрде. Авылның борынгы престол бәйрәмен район күләмендә уздыралар икән. Дорга бәйрәме Изге Тихон көненә - 29 июньгә туры килә. Атнаның нинди генә көненә туры килсә дә, бәйрәмгә якын-тирә авыллардан, Балтачның үзеннән кунаклар күп җыела. Чәчүләр күптән тәмамланып, уракка тотынгынчы, туганнар, дуслар, күршеләр бергә җыелышып-күрешеп, ял итеп ала. Авыл халкы аны "җәйге бәйрәм" дип тә йөртә икән. Тыелган вакытларда туктап торганнан соң, авылдашларның соравы буенча, яңадан үткәрелә башлаган.

Бәйрәм, чыннан да, матур. Башта алдынгы кыр батырларын, сыер савучыларны бүләкләделәр. Аннан соң, уеннар башланып китте. Көрәш, күзне бәйләп бүләк кисү, йөгерү, баганага менү, ат чабышы, капчык сугышлары, волейбол уеннары - берсе да калмады. Менә бәхет - чүлмәкне ватсаң да, ватмасаң да бүләкле буласың монда! Балалар мәйданчыклары, чуты булмаган сату-алу кибетләре, сый-хөрмәт... Әмма Дорга бәйрәменең керәшенлеге, кич буе кунакларга, авылдашларга концерт-тамаша күрсәткән, халкыбызның йөзек кашы - "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамблендә генә чагылды. Үзебезнең җырулар, милли киемнәребез дә бары тик аларда гына иде. "Бәрмәнчек"нең монда беренче тапкыр гына килүе түгел. Бер-ике җыру, бию отып алып, я булмаса, үзләренең авыл көйләрен сузып җибәрсәләр, үзенчәлеклерәк - керәшенчәрәк булыр иде, минемчә. Дөрес, бер дәдәй борынгы гармуны белән Дорга авылы көен уйнады-уйнавын...

Өлкән түтиләрнең "элек бәйрәмнәр башкача иде, хәзер татарлар белән кушылып беттек" дигән сүзләрен ишеткәч, мондагы керәшенлекнең кая киткәне бераз ачыкланды кебек.

- Элек безнең бәйрәмгә төрле керәшен авылларыннан киләләр иде. Бер атналап өйдән-өйгә йөреп кунак була идек. Мәйданда түгәрәкле уйнап, җырулар җырлыйлар иде. Хәзер бу бәйрәм дини бәйрәм буларак түгел, ә тамаша шикеллерәк уза. Ул вакытта керәшен авылларының бер-берсе белән аралашуы бик көчле иде, - дип сөйләде күп еллар укытучы булып эшләгән Клавдия түти Караваева.

Күмәк көч

Республика буенча да, Чиләбе өлкәсендә дә еш кына командировкаларда булабыз. Күп кенә авылларның ташландык хәлгә калуларын ишетеп кенә түгел, үз күзләребез белән күрәбез. Доргага юл исә матур, төзек авыллар аша үтә. Бу якларның бай икәне күзгә әллә каян ук ташлана. Нәрсәдә икән сәбәбе дисәгез - монда колхозлар "исән калган". Балтачта егерме күмәк хуҗалык бар икән. Бер генә инвесторны да районга кертмәгәннәр. Халыкка эш бар, кырлар сугарыла, менә дигән уңыш алалар. Колхоз системасын бетермичә, авылларны да саклап калганнар. Дорга да "Активист" күмәк хуҗалыгының үзәге булып тора.

- Безнең хуҗалыкка биш авыл керә. Мари, удмурт, ике татар һәм бер керәшен авылы дус-тату яши. Колхозда уртача хезмәт хакы 17 мең. Моңа өстәп печән, ашлык бирәбез. Доргада 75 хуҗалык бар. Көтүләр дә чыга. Авылда бишәр-алтышар баш сыер малы асраучылар күп. Колхоз булып калуыбызга шатланабыз, булганын сакларга тырышабыз, - дип сөйләде "Активист" күмәк хуҗалыгы җтәкчесе Владимир Семёнов.

Бүгенге бәйрәмне дә "Активист" кооперативы уздыра. Шулай бергә тату, күмәк булып яшәгәндә генә, нәрсәгә дә булса ирешергә, халыкның тормышын яхшыртырга була. Бу яктан балтачлылар һәммәбезгә үрнәк.

Өмет бар әле

Престол бәйрәме булгач, иртән авылда келәүләр узарга тиеш. Дорганың Изге Тихон чиркәвендә бүгенге көндә балалар бакчасы икән. Советлар заманында качларын, куполларын кискәннәр.

- Хыялыбыз - чиркәүне яңадан торгызу. Проектларын, документларын эзлибез. Финанс күп сорый торган эш бу. Балалар бакчасын күчерергә дә бина кирәк булачак. Безнең якларда катнаш гаиләләр күп. Авылда чеп-чи керәшен гаиләләре унлап кына калды. "Җөрием", "уйныем" дип керәшенчә сөйләшүне ишетсәм, "каз тәннәре" чыгып китә, халкымны ярату хисләрем арта, - дип сөйләде республика керәшен оешмасының Балтач районы бүлеге җитәкчесе Борис Антонов.

Дорга авылына иман йорты кирәк. Бәлки, шул вакытта кешеләр дә үз керәшен халкы, дине турында ныграк уйлана башлар. Дорга авылының үзенчәлеге, гореф-гадәтләре дә югалып бетмәс. Ходай ярдәме һәм күмәк көч белән, доргалылар бу зур эшне дә башкарып чыгарлар, дигән өметтә калабыз. Юкка гына бүгенге көнгә кадәр "Активист" булып йөрмәсләр иде бит инде!

Бәйрәмнән фоторепортаж карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев