Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Аксак генерал” яки үзебезнең керәшен улы

Валерий Асапов - безнең як һавасында сулап, суларын эчеп үскән егет

Сириядәге сугыш хәлләре турында телевидение, радио аша барган яңалыклар программасында көн дә сөйләп торалар. Анда безнең ватандашларыбызның да һәлак булуы беркемгә дә сер түгел. Шуларның берсе - генерал-лейтенант Валерий Асаповның үлеме турында үзвакытында һәрбер массакүләм матбугат чарасы диярлек язды, сөйләде. Аның гомере узган елның 23 сентябрендә өзелде. Ул Сириядәге хәрби киңәшчеләр төркеменең җитәкчесе итеп билгеләнә һәм Дйар-эз-Заур шәһәрен азат итү өчен барган операцияне әзерләү һәм үткәрүдә турыдан-туры үзе катнаша. Россиянең Саклану министрлыгы хәбәр иткәнчә, команда пунктына снаряд-мина килеп тигәндә, генерал алгы сызыкта була. Аңа бары тик 51 яшь кенә иде әле. Ә бит әлеге генералның тамырлары безнең төбәккә барып тоташканын күпләр белмиләр дә.

Валерий Асапов - безнең як һавасында сулап, суларын эчеп үскән егет. Аның әнисе Анастасия районыбызның Көшкәтбаш авылыннан. (Кызганыч, Югары Чура авыл җирлегенә керүче бу авылда хәзер беркем дә яшәми инде. -авт). Ә Валерий үзе 1966 елның беренче көнендә үк Малмыж шәһәре янындагы Константиновка авылында дөньяга килә. Әтисе Григорий сельхозтехникада шофер булып эшли, әнисе - пешекче. Гаиләдә дүрт малай үсә. Беренче уллары - Валерий кечкенәдән үк хәрби булырга хыяллана. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтик: аның башка энекәшләре дә погонлы хезмәт юлын сайлый. Киров өлкәсендә ЮХИДИдә эшләгән, капитан чинында булган Вадим вафат инде. Иң кече энеләре өлкән лейтенант Сережа ЮХИДИдә эшли. Ә Вячеслав - инкассаторлар җитәкчесе.

Якташыбыз Валерий урта мәктәпне гел бишлегә генә тәмамлый. Уку елларында башлангыч хәрби әзерлек дәресләренә һәм музыка мәктәбенең баян сыйныфына бик теләп йөри, һәр эштә дә актив комсомол була. Булачак генерал, әйткәнемчә, балачактан ук хәрбиләр, сугыш турында кинофильмнар карарга ярата. Һәм 1983 елда, Рязань шәһәрендәге данлыклы югары һава-десант команда училищесына укырга керергә теләп, документлар тапшыра.

- Әмма Валерага гел бишлеләрдән торган аттестаты, берничә спорт разряды һәм имтиханнарны уңышлы тапшыруы беренче омтылыштан ук укырга керергә ярдәм итми. Чөнки бер урынга 19 егет дәгъва кыла, - ди аның туганы, Пчеловод авылында яшәүче Павел Павлов. - Үзенең сөйләве буенча, укырга кермәвен белгәннән соң, ул кире өенә кайтып китми, шәһәрдә кала. Бер атна буе ач килеш зиратта яши. Акчасы да булмый, торыр урыны да, танышлары да юк. Икенче агым белән укырга керәм дип, янәдән училищега килгәч, туганымның шундый шартларда яшәп тә, кире уйламаганын ишеткән училище җитәкчелеге аны аерым приказ белән укырга кабул итә.

Юкка гына мәктәп елларыннан ук Валерий Асапов үзенең тормыш девизы итеп "Буласың икән, иң яхшысы бул" дигән гыйбарәне сайламагандыр. Училищены да ул лейтенант погоннары белән кызыл дипломга бетерә. Соңрак Михаил Фрунзе исемендәге Хәрби академияне дә, Генераль штабның Хәрби академиясен гел "бишле"ләргә тәмамлый.

Павел үзе дә сугышның нәрсә икәнен Әфганстанда күргән кеше, шуңа күрә аңа туганының бу тормышта нинди юллар үткәнен күзаллавы авыр түгел.

"Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев