Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

9 май - Бөек Җиңү бәйрәме!

Бөек Ватан сугышы егерменче гасырның иң фаҗигале, иң зур кайгы-хәсрәт китергән дәһшәтле вакыйгасы булып тора. Ул күп яктан язмышларны, бөтен кешелек дөньясының киләчәген куркыныч астына куйды. Җиңүчеләр буынының күпме еллар үтсә дә һич тоныкланмый торган батырлыгын искә алабыз, яу кырында башын салган һәм, сугыш гарасатын кичеп, бүген арабызда яшәүче каһарманнарыбызны...

Бөек Ватан сугышы егерменче гасырның иң фаҗигале, иң зур кайгы-хәсрәт китергән дәһшәтле вакыйгасы булып тора. Ул күп яктан язмышларны, бөтен кешелек дөньясының киләчәген куркыныч астына куйды.

Җиңүчеләр буынының күпме еллар үтсә дә һич тоныкланмый торган батырлыгын искә алабыз, яу кырында башын салган һәм, сугыш гарасатын кичеп, бүген арабызда яшәүче каһарманнарыбызны олылыйбыз, күпмилләтле халкыбызның кыюлыгына сокланабыз. Үз гомерләре хисабына кешелекне фашизм афәтеннән йолып калган сугыш шәһитләре турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен ачыграк аңлый барабыз.

1945 елның 9 маенда дөньяны фашизмнан коткарган азатлык солдаты Рейхстагта иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугышка нокта куйды. Әлеге онытылмас язгы көн Ватаныбыз тарихына бер үк вакытта шатлыклы да, моңсу-ямансу да вакыйга буларак кереп калды, сүнмәс дан, якты өметләр алып килде.

Хөрмәтле ветераннарыбыз - фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне Бөек бәйрәм белән котлыйбыз!

Халкыбыз, илебезнең иминлеген сакларга бердәм булып көрәшкә күтәрелүегез, батырлыкларыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә!

Кадерле карендәшләр, сезгә тыныч күк астында бәхетле һәм мул тормыш, иҗади хезмәт шатлыгы телибез.

Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев