Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

70 төрле һөнәргә ия машина йөртүче

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, ди халык. Бөтен егетләргә дә кагыла микән бу мәкаль, әмма Зәй шәһәрендә яшәүче Николай Захаровка бик тә туры килә. Ул аны, бераз үзгәртеп, шофер кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, дип куллана. Һөнәрләрен санап китсәң, чыннан да, һич арттырусыз, җитмешкә тула торгандыр. Төп...

Үлҗәнә белән Климент семьясында көтеп алынган малай булып туа ул. Тик бәхет бишегендә генә озак тирбәлергә язмаган була - ике яше тулар-тулмаста, әтисез кала Николай. Калган гомере әтиле балаларга кызыгып үтә. Кызыкмаслык та түгел шул: андыйлар әтиләре янында ат арбасында утырып йөри. Әтиләре шофер булып эшләүчеләрне инде әйткән дә юк - кул җитмәслек югарылыкта кинәнәләр. Машинага утырып йөрү генә түгел, кайберләренә руль тотып йөрү бәхете дә эләгә әле. Семьяда андый таянырлык ир-ат булмагач, барысына да үзенә ирешергә туры киләчәген бик тиз аңлый егет. Булдыклы, кыю, үзен дә, якыннарын да якларлык көчле булып үсәргә үзалдына максат куя. Шуның өстендә эшли башлый.

Бик яшьли чаңгыга баса ул. Бу төр спортта ул үзенә үрнәк итеп, Югары Баграж авылы егете, дөнья һәм олимпия ярышлары җиңүчесе, якташы - Федор Симашевны куя. Аның кечкенәдән ничек чаңгы спорты белән шөгыльләнүен өйрәнә, тиз хәрәкәтләнү серләренә төшенә. Мәктәптә укыган чакта, район ярышларында катнашып, призлы урыннар ала. Чаңгыда чапкан кеше тимераякта шумый кала диме?! Әтисеннән калган бердәнбер байлык - ат йөгәнен конькига алмаштыргач, әнисеннән "эләгә эләгүен". Нәрсә соң ул әни "эләктерүе", җилдәй җитез итеп, шайба артыннан чабу җае табылып торганда!

Ә инде сигез классны бетергәч, Зәй шәһәрендәге һөнәр училищесына укырга килә. Шул чорда уку йорты спортзалына йөреп, көрәш белән шөгыльләнә башлый. "Кечкенәдән үк, сабантуйда батыр калучыларга кызыга идем. Эх, минем дә шундый җегәрем булса, дип хыяллана идем. 17 яшем тулган елны Югары Баграж авылы сабантуенда беренче тапкыр көрәшергә чыктым. Ышанасызмы - шунда абсолют батыр булып калдым. Бу җиңү миңа канатлар бирде, үз-үземә ышанычымны үстерде. Тренировкалар вакытын арттырдым. Тренерым Миннәхмәт Мухаметзянов төрле җирләргә ярышка алып барды. Татарстанда гына түгел, Союз буенча ярышларда катнаштык. Яуланган җиңүләр һаман саен дәртләндерде, яңа үрләргә ымсындырды. Кайсы елларда беренче, икенче, өченче урыннарны без - керәшен егетләре били идек. Шул чактагы нинди горурлык хисе кичергәнебезне белсәгез иде Сез!

Бераздан, көрәшне спортның гер күтәрү төренә алмаштырдым. 32 килолы герне ике кулымда 100 тапкыр күтәрә алам," - дип, чираттагы мавыгулары турында сөйләп китте Николай. Агымдагы елда туган авылы сабантуенда гер күтәрү буенча аңа тиңнәр табылмаган.

Николай бүгенге көндә "Җир төзелеше" бюросында машина йөртүче булып эшли. Должносте шофер булса да, ул үзе җир дә үлчи, кәгазьгә дә төшерә, бәхәсләр чыккан очракларда, көйләп җибәрүче дә. Геодезист белән бергә, җәй көне әллә ничә гектар җирләрне җәяү үтсәләр, кыш көне аучы чаңгыларына басалар. "Хәзер әле роликлы чаңгылар белән шөгыльләнәм. Күптән түгел Чаллыда узган ярышларда катнаштым. Беренче тапкыр гына катнашкач, әле җиңеп булмады. Киләчәктә җиңәсемә ышанам," - дип, алга куйган планнары белән таныштыра Николай. "Авырлыклар алдында сынмаска әнием өйрәтте. Ул, яшьли ирсез калып, түти белән икебезне ялгызы үстерде. Шуннан соң да әле хатыны үлгән берәүгә тормышка чыгып, берсеннән-берсе кечкенә 6 балага тәрбия бирә алган батыр хатын ул минем әнием," - дип, әнисенә карата зур хөрмәтен күрсәтеп ала Николай.

Олы хәсрәтләрне дә җитәрлек күргән ул. Хатынын, баласын җирләргә туры килгән үзенә. Хәзер аның төп таянычы, шатлыкларын да, борчуларын да уртаклашучы - икенче тормыш иптәше бар. Ул - Сарман районы Петровка авылы кызы - Римма. Кайда гына булсалар да, гел бергә тотынышып йөргән бу матур парга күпләр кызыгып та, көнләшеп тә карыйдыр. Пар килгәннәр - күз генә тимәсен үзләренә.

Йорт, каралты-кура корылмаларына да исең китәрлек. Һәркайда оста куллы кешенең хезмәт нәтиҗәсе күренә. Боларның һәммәсен күргәннән соң, чыннан да, шофер кешегә 70 төрле һөнәрне белергә кирәк икән бит," - дип куясың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев