Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

13 сентябрьдә - барыбыз да сайлауларга!

2015 елның 13 сентябрендә ‒ Татарстан Республикасы Президенты һәм җирле үзидарәләргә депутатлар сайланачак. Аларның саны 8 меңнән артык. Билгеләп үтәбез: быел республика Президенты соңгы 10 елда беренче мәртәбә сайланачак.

Чыннан да, моңа кадәр Татарстан Президентының турыдан-туры сайланганы юк иде әле: республиканың иң югары рәсми затына вәкаләтләр бирелеп килде. Татарстанда Президентны турыдан-туры сайлау исә соңгы тапкыр 2001 елда уздырылган булган. Гомумән алганда исә, татарстанлылар үз Президентларын дүртенче тапкыр сайлаячак. Алдагы сайлауларның 1991 һәм 1996 елларда үткәрелгәне билгеле.
Шушы көннәрдә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе "Мин сайлауларга барам" дигән социаль акция башлап җибәрде. Ул сайлаучыларның активлыгын үстерергә юнәлдерелгән.
Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә, югары уку йортлары территорияләрендә "13 сентябрь - Татарстан Республикасында бердәм сайлаулар көне" дигән исем астында мобиль информацион пунктлар эшләячәк.
Яшьләр оешмаларының активистлары республика халкына сайлаулар турында информация бирәчәкләр, акциядә катнашучыларга сайлау комиссиясенең информацион памяткаларын таратачаклар, "Мин сайлауларга барам" флешмобында катнашырга чакырачаклар.
Үзәк сайлау комиссиясе Президентлыкка кандидат итеп дүрт кешене теркәде. Алар - "Бердәм Россия" партиясеннән Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Коммунистлар партиясеннән Хафиз Миргалимов, "Гадел Россия" партиясеннән Рушания Бильгильдеева, ЛДПР партиясеннән Руслан Юсупов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев