Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 декабрьгә кадәр салымнарны түләнеп бетерергә кирәк

Түләнмәгән салымнары булган кешегә итәк-җиңнәрне җыяр чак. 1 декабрьгә кадәр физик затлар транспорт, җир һәм күчемсез милек салымнарын түләп бетерергә тиеш

Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин әйткәнчә, 2020 ел өчен республика халкына барлыгы 8,1 млрд сумлык салым исәпләнгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 4,5 процентка күбрәк. «Хәзерге вакытта республика халкы 8,1 млрд сум салымның 2,5 млрд сумын түләгән, тагын 5,6 млрд сум түлиселәре калган. 1 декабрьгә кадәр өч атна вакыт бар. Халыкның күбесе салымнарны шушы чорда түләр дип ышанам», – дип белдерде идарә башлыгы Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Хәзерге вакытта республика халкына, салымнарны вакытында түләргә кирәклеген искәртеп, 2 миллион 157 мең хат җибәрелгән. Шәхси кабинеты булган 680 мең кеше аны октябрь башында ук алган. Калганнарга хатлар почта аша җибәрелгән. Мондый хат алмаган кеше якындагы салым инспекциясенә яки теләсә кайсы күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Салым органнары, катлаулы эпидемиологик вазгыятьне истә тотып, түләүләрне онлайн рәвештә генә башкарырга киңәш итә. «Кәрәзле телефоннардагы «Физик затларның салымнары» дигән махсус кушымта яки салым түләүче физик затларның шәхси кабинеты аша салымнарны дистанцион рәвештә дә түләргә мөмкин. Кеше салымнарны үзе өчен генә түгел, башкалар өчен дә түли ала», – дип ачыклык кертте Марат Сафиуллин журналистлар белән очрашуда. Әйтик, балигъ булмаганнар өчен салым түләү бурычы ата-анага, аны тәрбиягә яки опекунлыкка алган кешеләр җилкәсенә төшә.
Ай ахырына кадәр түләнеп бетәргә тиешле салымнарның күпчелеген транспорт буенча салымнар тәшкил итә. Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта транспорт салымы буенча бурычлары җыелган 200 кешенең автомобиленә арест салынган.
– Бүген транспорт салымы буенча 21 миллион сум бурыч җыелган. 200 кеше бу бурычын түләгән. Кеше 3–4 ел буе салым бурычларын җыя да, ахыр чиктә, ул әнә шундый аяныч нәтиҗәләр белән тәмамлана. Суд приставлары белән атнага берничә тапкыр махсус рейдлар үткәрәбез, – ди идарә башлыгы.
Кешенең транспорт салымы буенча күпме бурычы булганда аның машинасына арест салына соң? Марат Сафиуллин әлеге сорауга төгәл җавап бирмәде. «Мин хәзер төгәл суммасын әйтермен дә, кайберәүләр, фәлән сумга кадәр булган салымымны түләмәсәм дә була, машинама арест салмаячаклар икән, дип тынычланырга мөмкин. Бу салым җыюга да аяк чалачак, салым түләүчеләргә дә өстәмә мәшәкать кенә тудырачак», – диде ул.

Марат Сафиуллин белдерүенчә, бурычлылар санына карамастан, Татарстан Идел буе федераль округында милек салымы базасы буенча иң көчле төбәк булып кала бирә.
– Чагыштыру өчен: Башкортстанның территориясе дә, физик затлар саны да зуррак. Бездә салым түләүчеләр җаваплырак. Алар милекләрен терки. Рәсмиләштерелмәгән җир кишәрлекләрен теркәү, милекне салым әйләнешенә кертү буенча без муниципаль берәмлекләр белән актив эшлибез. Салым базасын активрак кулланабыз, – диде ул журналистлар белән очрашуда.

Узган ел 1 декабрьгә республикада барлык салымнарның 85 проценты җыелган булган. Марат Сафиуллин быел бу күрсәткеч зуррак булыр дип ышана. Аның сүзләренә караганда, салым түләмәүчеләргә Татарстанда гамәлдә булган ташлама һәм субсидияләр дә бирелмәячәк. 1 декабрьдән соң исә түлисе суммага көн саен пеня да исәпләнәчәк. Шуңа күрә салымнарны вакытында түләүдән дә яхшысы юк. Сүз уңаеннан, салым буенча сораулары булган кешеләр 8-800-222-2-222 номеры буенча Федераль салым хезмәтенең бердәм элемтә үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

 

Динә Гыйләҗиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев