Казан үзәгендә керәшеннәр утраучыгы
Казан керәшеннәр мәдәният үзәген төзекләндерү өчен Татарстан хөкүмәте 58 миллион сумга якын акча бүлеп биргән. Керәшеннәр республика җитәкчелеге аларны таный башлады дип саный.
Керәшеннәр мәдәният үзәге Тихвин чиркәве янында урнашкан. Ул инде керәшеннәргә күптән бирелсә дә, акча булмау сәбәпле, бина төзекләндерелмәгән килеш торган. Менә хәзер республика бу эшкә 58 миллион...