"Түгәрәк уен" талантлар ачты
30 июль көнне Болгар шәһәрендә "Түгәрәк уен" Бөтенроссия фольклор фестиваленең җиденче бәйгесе тәмамланды.
Быел ул мәдәният елы кысаларында оештырылып, "Болгар" музей-тыюлыгында узды. Россиянең 17 регионыннан җыелган 600 кеше тыюлыкның палатка шәһәрчегендә яшәп, өч көн буена үзара аралашты, танышты, фикер алышты. Фестиваль кысаларында төрле номинацияләр буенча конкурслар, мастер-класслар узды. Фольклор бәйрәме...