"Нурлар" "Гөргөрине" җаратып уйнады
12-15 февральләрдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Уфаның "Нур" театры гастрольләре узды. 14 февраль көнне "нурлылар" күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре" пьесасын куйдылар.
Керәшен гореф-гадәтләренә, тормышына багышланган бу җырлы-биюле әсәр Камал театрының иң популяр спектальләренең берсе. Халыкның көтеп алган тамашасы - Камал сәхнәсенең йөзек кашы...