«Безнең өлкәдә әдәпле булу – күркәм күренеш»
Валентина Владимировна Тупаева вафат булгач, ул җитәкләп килгән ничә коллектив ятим калды! Аңа тиңнәр һич табылмас, эшен тиешенчә алып баручы булмас кебек тә тоелган иде. Ансамбльләрне Ольга Вәлиуллина җитәкләячәген белгәч, шатланып та куйдым. Ольга Владимировна – тәҗрибәле профессионал, җырчы, режиссер. Нәтиҗәләр үзен көттермәде. Ольга Вәлиуллина Валентина Тупаева мирасын кабул итеп, аны югалтмады, хәтта баетты. Шушы көннәрдә Ольга белән очрашып, инде башкарылган эшләргә йомгак ясадык