"Скорый" җегетләре
11нче класста дәрес тәмамланырга санаулы минутлар калып бара. Алтынчы дәрес. Телефон шалтырый. Кече кызым Галя дәшә. Күпме әйтәм инде дәрес вакытында шалтыратмагыз дип. Оныталармы соң? Канәгатьсезлек белән генә трубканы алам: “Әни, апаны операциягә алып кереп китәләр. Сукыр эчәге.” Берсе артыннан берсе әйтелгән ике җөмлә арасында ниләр генә уйлап өлгермәде башым. Соңыннан гына хәлемне җыеп: “Аллага тапшырган!” – дидем. Олы кызым семьясы белән Казанда яши.