Тырлау аланында Питрауга әзерлек эшләре бара - видео
Мамадыш районы Җөри авылында уза торган “Питрау” керәшен культурасы фестивале 18 июльгә билгеләнгән. Коронавирус пандемиясе аркасында бәйрәмнең ничек уздырылачагы бүгенге көнгәчә билгесез. Мамадыш телевидениесе Питрау бәйрәменә әзерлекне барлап, Тырлау аланына барып, видеосюжет төшерде.