Фотоларда – керәшен тарихы
Элек фотографлар авылдан авылга йөргәннәр. Үзләре белән арткы фон да йөрткәннәр. Аны капка-коймаларга элеп, шул фонда авыл кешеләрен фотога төшергәннәр. Редакциябезгә ветеран журналист Валентина Максимовадан шундый бер фото килде.