Бәби ашы
Мәтүк җиңги бәби алып кайткан. Карендәш-ыру көн саен тәмле пешкән ризыклар, таба ашлары алып, бәбидән котылган җиңгинең, яңа туган бәбинең хәлен белешергә киләләр икән. Өлкән балалар Питүк белән Әркәш көн дә сыйланып рәхәтләнәләр, ди. Көннәрдән беркөнне хәл белүчеләр сирәгәйгәч, малайлар аналарына карап - нәнәү, тизрәк тагын бер бәби алып кайт инде, гүчтинәчләр китерми башладылар бит, дип әйткәннәр ди