Римлылар нигез салган Гергис шәһәре, бунгаллар, зоопарк күгәрченнәре яки Тунис иленә сәяхәт - фоторепортаж
Быел кызым белән тырышыптырышып укып беренче классны тәмамладык. Программа катлаулы, беренче класс кына югыйсә. Ел буе җыелган арыганлыкны диңгез суына юып төшерү турында хыялландык. Африкага, төгәлрәге, төньяк Африканың Тунис Республикасына ялга — юлга кузгалдык.