Керәшен антологиясе чыгармы?(фото)
Бүген редакциябездә кунакта Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Григорий Родионов, күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай премиясе иясе Рабит Батулла, күптән түгел арабыздан киткән күренекле журналист, язучы Александр Филипповның хатыны Клара Мәрдәновна һәм кызлары Эльза Александровна булып киттеләр.