Мәктәп - культура учагы
Күптән түгел газетабыз битләрендә субашлыларның "җан авазын" баскан идек. "Бетәсебез килми", - дигәннәр иде "Нардуган" керәшен фольклор коллективына йөрүчеләр (№18 (334), 22.09.2016).
Теләче районының Субаш авылында Качману көнне булдык. Менә инде дүртенче ел авылда бу бәйрәмне зурлап үткәрәләр. Узган ел гына салып куйган чиркәүгә халык сыймады. Көн шактый салкын булганга,...