Артур Поляков: “Керәшенлек – минем фишка”.
Республика керәшен оешмасына 10 ел тулу уңаеннан, 10 лидерга 10 сорау
Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы төзелеп, узган 10 ел вакыт эчендә аның уңышлы проектлары эшләп килә, җимешләрен бирә. Нәкъ тә керәшен оешмасының инициативасы белән барлыкка килгән "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле дә шундыйларның берсе. Республика керәшен оешмасына 10 ел тулу уңаеннан, тагын бер лидерыбыз - "Бәрмәнчек"нең җитәкчесе Артур Поляков белән әңгәмә кордык. Ансамбльнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштек.