Бүген - Әниләр бәйрәме!!!
Календарь битләре көзнең санаулы көннәре калуын күрсәтә. Алдыбызда - суыклары, бураннары белән дулап килүче салкын кыш тора. Ничектер, моны уйлап, өшеп киткәндәй буласың. Шул чакта, шалт итеп, күңелне җылыта, җаннарга шатлык өләшә торган сөенечле дата искә төшә. Бүген - Әниләр бәйрәме бит.