Чиләбедә көтәләр
Беренче керәшен священнигы, Казан татар-керәшен мәктәбе җитәкчесе Василий Тимофеевның тууына 180 ел уңаеннан, Татарстанда юбилей чаралар бара. Аларның иң зурлары - Кремльдә нагайбаклар сәнгате күргәзмәсе ачылу, Свияжск утравында "Бәрмәнчек бакчасы" православ фестивале - республикада 9-10 сентябрьләрдә узды. Киләсе зур чара Чиләбе өлкәсендә булачак.