Вася мәктәбенә булышкан!
Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның "Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе киң җәмәгатьчелектә хуплау тапты. Әлеге акциянең максаты - мөмкинлеге һәм теләге булган кешеләрне үзләре белем алган уку йортын яңа уку елына әзерләүгә ярдәм кулы сузуга җәлеп итү, мәктәпләрнең матди хәлен яхшырту.
Белем көнендә Югары Баграж мәктәбенә биредә белем алган Василий Муханов волейбол,...