Йөз яшен тутырган әби
Кайбыч районы Олы Тәрбит авылында 100 яшьлек әби яши, туган көне 31 декабрьдә икән, дигәнне ишеткәч, юлга кузгалдык. Үз күзләребез белән күрәсе, юбилее белән котлыйсы килде.
Йөзьяшәр әби Александра Волкова улы Николай белән килене Зоя, оныгы Саша белән аның хатыны Аида тәрбиясендә яши икән. Өйдә тагын ике оныкчык Богдан белән...