Сезгә әйтер сүзем бар
Исәнмесез, хөрмәтле редакция!
Зур сәламнәр белән бу хатны Сезгә Тукай районы авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә гомер кичерүче Анатолий дигән кеше яза.
Мин гап-гади авыл малае булып үстем. Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайттым. Гомернең бер чорында, ничектер, аракы дигән явыз дошман белән дуслашып киттем. Тормышымда шатлыклы хәл булса...